Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

7 ноябрь соңгы 91 ел дәвамында Октябрь бәйрәме буларак билгеләнде. Хәзер - хезмәт көне, аны бары тик коммунистлар гына зурлап бәйрәм итә.

7 ноябрь, берничә бәйрәм иткәннән соң, бигрәк тә 6 ноябрьдә Татарстан конституциясен искә алгач, бәйрәмнән соңгы беренче хезмәт көне. Ниһаять, уку йортларында дәресләр башланды, дәүләт оешмалары иртәннән үк киңәшмәләр үткәрде.

Ә бит нәкъ шушы 7 ноябрь көнне 100 меңнәрчә эшчеләр кызыл байраклар, сәяси каһарманнарның сурәтләрен күтәреп, Казанның Ирек мәйданыннан үтә иделәр. Чын сәнгать әсәре буларак танылган Ленин һәйкәле янындагы кызыл мәр-мәр мөнбәр мәйданчыгына республика җитәкчеләре, партия ветераннары тезелеп, мәйданнан үткән хезмәт ияләренә кул болгап тора иделәр. Көр тавышлы дикторлар, махсус көчәйткечләр ярдәмендә “Яшәсен бөек октябрь социалистик революциясенең 68 еллыгы”, яисә “КПСС-ка дан” кебек өндәмәләрне азан әйткән кебек кабатлый иделәр.

Ул төрле төстәге шарлар, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, арба тәгәрмәченә куелган машина, очкыч, икмәк карачкылары дисеңме. Шуларны өстерәп, мәйданны үтеп киткәннән соң, кешеләр тиз генә кесәләрендәге кешәләрне алып, яисә өйгә кайтып тозлы кыяр, помидор, кәбестә кебек нигъмәтләрне өстәлгә куеп, бәйрәм итә иделәр.

1 май һәм 7 ноябрь халыкның иң яраткан бәйрәмнәре булды. Партиянең Казан шәһәре комитетының пропаганда бүлегенең төп вазифасы шушы ике бәйрәмгә әзерлек иде.
Май ахырыннан октябрь бәйрәменә, ноябрь ахырыннан май бәйрәменә әзерлек: шигарьләр, махсус киемнәр, сценарийлар өстендә баш вату дәвам итә иде. Үзәк һәм җирле телевидение шушы изге йолаларны турыдан-туры эфирдан күрсәтеп торды. Әйтерсең, CNN берәр илдәге вулкан ату, җир тетрәү, хәрби түнтәрелеш кебек вакыйгалардан репортаж алып бара. Һәм менә шушы бәйрәмнәрне әзерләү, яктырту белән шөгыльләнүче зур санлы аппарат ел әйләнәсенә эш хакы алып, машиналарда йөреп, мәш килде.

Быелгы октябрь бәйрәме башкачарак. Байрак тегүчеләр һәм кызыл комачлар фирка кассасыннан һәм фидакарьләр хисабына әзерләнә. Салкын көнне Ленин һәйкәле янында 200-дән артык өлкән яшьтәге кешеләр җыелды. Мөнбәрдә Сталин рәсемен тоткан кызыл байраклы берничә ветеран. Шул тирәдә үк данлыклы тынлы оркестр маршлар уйный. Митинг башланып киткәч, заманаларның үзгәргәне сизелде. Монда килүчеләр ихлас рәвештә элекке вакытны, дөресрәге тотрыклы эш хакы, бушлай ял йортына бару һәм фатирлар бирүне сагына. Шулай буллгач, хәзерге хакимиятне сүгү әллә ни зур файда китермәсә дә, күңелләрне тынычландыра. Һәм хәзерге Русия хакимиятенә куела торган таләпләр, тәнкыйть сүзләре дөреслектән ерак түгел, диючеләр дә булды.

Минтингта бик күп газеталар бушка таратылды, әмма күпчелеге 3 сумга сатылды. Анда тагын да катырак тәнкыйть әйтелә. Чыннан да хәзер халыкның тормышы рәсми хакимият, пезидент юлламасы фикерләреннән аерыла. Бу юлы Казан коммунистларына ярдәмгә Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән көрәштәшләре килгән иде. Коммунистларның җитәкчесе Хафиз Миргалимов кайнар чыгышлар ясап, кунакларга да сүз бирде. Яшь коммунистларга билетлар тапшырылды. Барсы да ышандырырлык, чын сәяси митинг булды бу. Социаль гаделлек, халык тормышы турында дөрес әйтелә. Байракларның кызыллыгы тагын да жетерәк. Әмма барыбер бу инде башка чор, башка заман. Хәзер шул мәйданнарда шул шигарьләр көчле яңгырамый. Тыңлаучылар аз. Һәркем үз юлыннан чаба. Кызыл әләмнәр ялгызлыкта.

XS
SM
MD
LG