Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булдырабыз" дигән Обама булдыра алырмы?


20 гыйнварда Обама президент эшенә керешә. Илендә дә, читтә дә аны гаять авыр мәсьәләләр көтә: финанс кризисы, Гыйрак, Әфганстан сугышлары һәм дә Русия.

Күпчелек белгечләр Обама кичекмәстән финанс кризисын хәл итә башларга тиеш дип саный. Кайберләре аңа хәзер үк яңа финанс министрын билгеләргә киңәш итә. Хәзерге министр Һенри Полсон белән бергә эшли башлап, тиз арада эшенә кереп китсен өчен.

Башкалар исә, киресенчә, ашыкмаска киңәш итә.

Нәрсәдән башларга?

Без Америка сәясәтен яхшы белгән берничә танылган күзәтүчегә мөрәҗәгать иттек.

Лео Рибуффо, Вашингтон университеты профессоры, ХХ гасыр Америкасын өйрәнә. Обамага ашыкмаска, дөрес кешеләр сайларга киңәш итә:

"Хәзерге кризис икенче дөнья сугышыннан соң бер ел дәвам иткән кризистан да начаррак булып күренә, күпме дәвам итәсе билгесез. Ләкин бер-ике елдан икътисад үсеп китергә дә мөмкин."

Рибуффо белән Патрик Башам да килешә, Вашингтондагы демократия институты җитәкчесе. Икътисадта авыр чор булуга карамастан, ашыгуның кирәге юк, әлегә "күк ишелеп төшмәгән", - ди ул:

"Обаманың президент булырга әзер икәнен, кулыннан эш килгәнен күрсәтү теләге табигый. Ләкин бер системны икенчесе белән алыштырганда, кабаланып, аннан-моннан чапкалап, кире ялгау үкенеч нәтиҗәгә китерә ала."

Гыйрак сугышы

Башам фикеренчә, Обамага вакыт сарыф итмәвен күрсәтү өчен, берәр тыйнак кына програмнан башларга кирәк. Аннары илнең бар чыгымнарын карап чыгарга, акчаны иң мөһим юнәлешләргә җибәрү өчен.

Акчаны җанга калдыру юлларының берсе – Гыйрак сугышын туктату була алыр иде. Бу аена $10 миллиард китерә ала. Обама президент булгач, 16 айдан гаскәрне чыгара башларга вәгъдә иткән иде. Чынабрлыкта ничек булыр, әйтүе кыен.

Башам сүзләренчә, гаскәр чыгару акча гына түгел, Американың дөньяда абруен да кайтара ала. Бу очракта ул, Гыйрактан бушаган акчаны Әфганстанга җибәрмәскә, Талибан мәсьәләсен күбрәк НАТОга калдырырга киңәш итә. Чөнки талиплар Европага күбрәк зыян китерә, ди ул.

Русия мәсьәләсе

Бушның 8 еллык президентлыгы вакытында Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр тәмам бозылып бетте.

Стивен Пайфер – заманында Американың Украинадагы илчесе, хәзер Бруклин институты хезмәткәре. Обамага Русия белән корал контроле мәсьәләсеннән башларга киңәш итә.

Бу ике ил арасындагы иң мөһим мәсьәлә түгел, ләкин ул башка кайнар мәсьәләләргә күчергә ярдәм итә ала. Мисал өчен, элекке совет илләренең НАТОга керү мәсьәләсенә. Обама, дипломатия тарафдары буларак, Мәскәүгә моннан куркырга кирәкмәгәнен аңлата ала.

Ләкин монда бер киртә бар, ди Пайфер – Мәскәү моны аңларга теләмәскә мөмкин. Американы дошман итеп күрсәтү Мәскәүгә күпкә отышлырак, моңа нигезләнеп ул үзенең куәтен үстерә ала:

"Аларга мөнәсәбәтне үзгәртү кирәк тә түгел. Кремльдә бер төркем бар, алар Америка белән начар мөнәсәбәттә булу яхшырак, дип саный. Чөнки илдәге авырлыкларны шуңа сылтап була. Менә хәзер дә, дөнья финанс кризисын Америка хатасы дип аңлаталар."

Пайфер сүзләренчә, мондый сәясәткә каршы Обама бер нәрсә дә эшли алмаска мөмкин.
XS
SM
MD
LG