Accessibility links

“Без булдырабыз!” - “Yes, We Can!”


Казанда Америка һәм Татарстан президентлары бер үк шигарь белән яши дип исәплиләр.

Барак Хөсәен Обама, ниһаять, АКШ президенты булып сайланды. Ел башында аның турында Татарстанда бик аз беләләр иде. Әмма февраль аеннан башлап бу исем республика белән кушылып сөйләнә башлады. Хикмәт шунда: Барак Обама командасы үзенә “Yes, We Can!” дигән шигарь сайлаган. Бу сүзләрнең нәкъ Татарстан президентының “Без булдырабыз” дигән шигаренә тәңгәл килүен беренче булып “Азатлык” игълан итте. Бу хакта хәбәр чыккач, дөнья мәгълүмат агентлыклары Прагага, Казанга шалтырата башлады.

“Без булдырабыз!” дип кем беренчерәк әйткән соң? Әлбәттә, бу лозунг яңа түгел, аның үз тарихы бар. Татарстан “Яңа гасыр” каналының “7 дней” тапшыруы бу хакта хәтта махсус тапшыру багышлаган иде.




Барак Обаманың Татарстан барлыгын, аның президенты Миңтимер Шәймиевне белүе шикле, әлбәттә. Журналист Михаил Любимов үзенең тапшыруында, хәтта Барак Обама сайлау штабында республика белән яхшы таныш кеше бар дигән иде. Әмма сайлаулар тәмамланып, президент иглан ителгәч кенә, аның кем булуын игълан итәчәкбез, дип вәгъдә бирде. Димәк, “7 дней”ның киләсе бер тапшыруларында бәлки бу сер ачылыр да, кем белә.

Татарстан һәм Американы бер-берсе белән янәшә кую четерекле мәсьәлә. Русия төбәген көчле АКШка якын итеп күрсәтү файдалы саналмый. Әмма нәрсә әйтсәк тә, хезмәттәшлек бар. Икътисад, техника, интернет өлкәләрендә.

Нью Йорк биржасына “Татнефть” акцияләренең куелуы заманында зур дәрәҗә саналган иде. Татарстанның заманча нефтехимия ширкәтләрен берләштергән ТАИФның да көнбатыш Европа, Америка технологияләренә нигезләнгәне билгеле. Аның исеме дә татар- американ инвестицияләр фонды дип атала.

Казан яшьләре җәй саен Америкага барып акча эшләп кайта. Татарстан фәннәр академиясе башлыгы Әсгать Мазһаров республикада күкертле нефть эшкәртү технологияләрен АКШ ширкәтләре белән бергә гамәлгә кертә.

Август аенда Татарстанда Ислам дөньясы җыелышында Америкада яшәүче милләттәшебез академик Роальд Сәгъдиев катнашты. Әмма биредә кунакта булганда, ул көн саен диярлек АКШта калган тормыш иптәше Сьюзен Эйзенхауэр белән сөйләшеп торды. Казан килене Сьюзен исә заманында Америка президенты булган Дуайт Дэвид Эйзенхауэрның оныгы. Роальд Сәгъдиев Казанда булган вакытта гомер буе республиканнар яклы булган Сьюзен ханым демократ Барак Обаманы яклавы турында рәсми белдерү ясады.

Инде хәзер Америка президенты Барак Хөсәен Обама (кайбер татарлар аны Мөбәрәк Хөсәен дип тә йөртә) булгач, шатланучылар күп. Пәнҗешәмбе “Интерфакс” агентлыгына биргән әңгәмәсендә, Миңтимер Шәймиев Обаманың җиңүе илдәге тотрыклы демократия күрсәткече дип әйтте. Бу кайчандыр изелгән халыкның өскә чыгуын күрсәтте. Алга таба ничек булыр, билгесез.

XS
SM
MD
LG