Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, Медведев һәм “Челси” - Русия бренды


“Бердәм Русия” фиркасе хөкүмәт каршында махсус социаль коммуникацияләр дигән зур агентлык ачарга тәкъдим итә. Ул Көнбатышта "Русия" брендын таныту белән шөгыльләнергә тиеш була.

Дәүләт патриотик клуб җитәкчесе Ирина Яровая әйтүенчә, ул эш белән чын белгечләр шөгыльләнергә зарур. Аныңча, бу яңа оешма төрле илләрнең башкалаларында Русия мәдәни мирас үзәкләрен оештырырга тиеш булачак. Ник дигәндә, урыс әдәбияты, балет, театр, сәнгать ул чын дәрәҗәсендә “Русия” бренды, ди. Әмма иң гаҗәпләндергәне, Яровая ил җитәкчеләре исемнәрен дә Русия “бренды” дип атый. Чөнки нәкъ хакимияткә Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев килгәч Русияне дөнья күләмендә таный башлаганнар икән.

“Бренд илнең мәдәниятына хас, озак елларга илне таныта торган тарихка бәйле әйбер булырга тиеш. Ә илнең җитәкчесе ул бүген бар, иртәгә - юк”, ди “бренд” темасы белгече, сәясәт фәне кандидаты Илшат Сәетов.

Ул Яроваяның “Челси футбол” такымын да Русия бренды итү тәкъдиме белән дә килешми.

“Спорт төрле факторларга бәйле. Башка такымга күбрәк акчалар бүленеп ул “Челси”ны җиңсә бренд белән ни була?”, ди Сәетов.

Ул ил җитәкчеләрен һәм футбол такымын Русия бренды итергә теләүне ахмаклык дип атый.

Ә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитик үзәге җитәкчесе Руслан Айсин Путин белән Медведевны күрсәтүнең үз сәбәпләре бар дип саный.

“Русия белән чынлыкта кем идәрә итә - Путинмы яисә Медведевмы, дигән сорауга Көнбатышта ачык җавап таба алмыйлар. Менә шушы бренд ярдәмендә алар инде ачыктан-ачык Медведев та түгел, Путин да түгел, ә тандем дип күрсәтергә телиләр. Әгәр Путин традицион җитәкче итеп тәкъдим ителсә, Медведевны либерал буларак күрсәтәләр”, ди Айсин.

Русия брендын булдыру тәкъдиме белән моннан 3 элек сәясәтче Дмитрий Орлов чыккан иде. Хәзер кабат шушы мәсьәләгә әйләнеп кайтуны Айсин икътисади кризис белән бәйли.

“Дөнья күләмендә Русиянең имиджы бик начар. Аның бөтен проблемасы да шунда. Русия хөкүмәте күп акчаларга хәзер Бөекбританиянең пиар агентлыгын яллаган. Алар Европа һәм Кушма Штатларда Русиянең уңай имиджын тудыру юнәлешендә эш алып бара. Чөнки икътисади кризис сәбәпле, инвесторлар Русиядән кача. Аларны кире кайтару өчен гамәлләр күрелә,” ди Айсин.
XS
SM
MD
LG