Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне Кушма Штатлар тәкъдиме канәгатьләндерми


Американың саклану калканы турындагы тәкъдимнәре Русияне канәгатьләндерми һәм ул Вашингтоннан өстәмә адымнарга өметләнә. Бу хакта Шарм-әл-Шәех та Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән очрашудан соң Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Атна башында Кушма Штатлар Русия хәрбиләренең Польша һәм Чехиядәге американ объектларына керүне күздә тотакан “ышаныч” чаралары тәкъдим иткән иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы әгәр Америка Көнчыгыш Европада саклану калканын урнаштырудан баш тартса, Мәскәү Калининградта “Искәндәр” ракеталарын куймаячак, диде.

XS
SM
MD
LG