Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Имәнлек урамында яшәүчеләр юлны бүлгән


8 ноябрь көнне Казанның Имәнлек урамында каршылык митингы узды.

“ИКД” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Имәнлек урамында яшәүчеләр аларның йорт тирәләрен тыгызландыруга каршы көрәшә. Казан хакимияте анда 16 катлы ике йорт төзүгә рөхсәт биргән.

Митингта Казан комсомолы әгъзалары, Казан сул фронты һәм бу урамда яшәүчеләр катнашкан. Алар бу мәсьәләдә элек хакимияткә мөрәҗәгать иткән булган, әмма нәтиҗәсе булмагач каршылык йөзеннән юлны бүлгәннәр.


XS
SM
MD
LG