Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары сәнгать музее өчен ишелгән бина биргәннәр


Кырым югары Радасы Симферопольның Карл Маркс урамындагы ишелгән бина калдыкларын Кырым татарлары сәнгать музее карамагына бирү турында карар кабул иткән. Ләкин бина җимерек булу сәбәпле, музей анда хәзер үк күчә алмаячак.

Татарлар.ру язуынча, бу мәсьәлә төрле сәбәпләр аркасында берничә елларга сузылды. Хуҗасы булмау сәбәпле, бина җимерек хәлгә килгән. Хәзер аны яңадан төзү кирәк.
XS
SM
MD
LG