Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Эдуард Кокойты: осетин хәрбиләре Грузия чигенә кермәде


Грузия һәм Көньяк Осетия чигендәге Переви тирәсендә туган хәлдә ике як та бер-берсен гаепли. Тифлис белдерүенчә, осетин хәрбиләре Русия гаскәрләре ярдәмендә Переви авылы янына кергән.

Осетин рәсмиләре исә Переви Көньяк Осетиягә карый һәм анда бары чикне ныгыту эшләре алып барыла дип белдерә.

Грузия эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-аналитик департаменты җитәкчесе Шота Утиашвили Азатлык радиосына белдерүенчә, хәзерге вакытта Грузия һәм Көньяк Осетия чигендәге Переви авылы янында 10 Русия һәм 70 тирәсе осетин хәрбиләре бар. Алар авылны камап алган, әлегә авылның үзенә кермәгән, әмма барлык юллар ябык.

Утиашвили сүзләренә караганда, мондый юл белән Русия һәм осетин ягы грузиннарны бу авылдан китәргә мәҗбүр итмәкче.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы Европа берлегенең күзәтүчеләренә бу гамәлләрне Саркози-Медведев килешүен бозу дип санарга чакыра.

Шул ук вакытта Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты осетин хәрбиләре Грузия чиген узмады, Переви грузин авылы яны районы ул Көньяк Осетиягә керә һәм анда чикне ныгыту эшләре алып барыла, ди.


XS
SM
MD
LG