Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең су асты көймәсендә һәлакәт


Русиянең тын океаны флотының атом су асты көймәсендә булган һәлакәттә 20 кеше үлгән, 21 җәрәхәтләр алган. “Курск” су асты көймәсе батуыннан соң бу икенче яңгыраш алган очрак.

Һәлакәт Япон диңгезендә яңа су асты көймәсен сынау вакытында була. Хәрби-диңгез флоты җитәкчесе ярдәмчесе Игорь Дыгало хәбәр итүенчә, сынау барышында су асты көймәсенең 2 бүлегендә янгын сүндерү җайланмасы эшләп киткән һәм ул фреон газы чыгуга китергән. Шул газ нәкъ кешеләрнең үлеменә һәм агулануына китергән.

Көймәдә барлыгы 208 кеше булган: 81 – хәрбиләр, калганнары андагы эшчеләр. Үлүчеләрнең дә 3се -хәрби, 17се - белгечләр.

“Зыян күрүчеләр Владивостоктагы хастаханәгә озатылган һәм аларның тормышына бернинди куркыныч янамый”, диде Дыгало.

Ул шулай ук реакторның элеккечә эшләвен әйтте.

“Нурланыш тиешле нормада, су асты көймәсе үзе дә зыян күрмәгән һәм Приморьега кайтты”, диде ул.

Шул ук вакытта Дыгало су асты көймәсе турында бернинди ачык мәгълүматлар бирмәде. Ул бары аның сынаудан соң ел азагында эшкә керешергә тиешлеген әйтте. Моннан тыш, ничек янгын сүндерү системасының кинәт эшләп китеп үлемгә китерү турында да тулы мәгълүмат юк.

Русия мәгълүмат агентлыклары кайбер сылтамаларга таянып, система кулланышында булган химик матдәләр ялгыш чыгарылган һәм хастаханәдәге кешеләр дә шактый агуланган дип яза.

Бу шартлау Русия хәрби-диңгез флоты сыйфатының түбән булуын тагын бер кат күрсәтте. 2000 елда Баренц диңгезендә “Курск” су асты көймәсе батып андагы 118 кеше үлгән иде.

Ул чактагы хәлләрдән соң ачык җавап бирә алмаган Кремль тәнкыйть утына тотылды. Шуңа бу юлы тиз арада Дмитрий Медведев ныклы тикшерү уздырырга йөкләмә бирде. Ә саклану министрының беренче урынбасары Александр Колмаков һәм хәрби-диңгез флоты җитәкчесе адмирал Владимир Высоцкий һәлакәт булган урынга юл алды.

Русиядә хәрби тармакка шактый акчалар тотылса да, иске хәрби җиһазлар, коррупция алга китешкә аяк чала.

2003 елны Баренц диңгезендә К-159 су асты көймәсе батып 9 кеше үлгән иде, берсен ул чакта коткарып кала алдылар. Шулай ук 2005 елны Тын океанында ятьмәгә чорналган Русиянең кече су асты көймәсенә Британия командасы ярдәм итеп кенә 7 кеше исән калды.

Соңгы һәлакәт Русиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре киеренке булган вакытта һәм илнең үз хәрби күәтен арттырырга тырышкан вакытка туры килә.

Русия хәрби-диңгез флоты Венесуэла белән бу айда уртак укулар да уздырды.
XS
SM
MD
LG