Accessibility links

Самар өлкә мөфтиятенең чираттагы утырышы узды


Самар җәмигъ мәчете
Самар җәмигъ мәчете

Көн тәртибенә өлкәдәге мәчетләрне төзекләндерү мәсьәләсе куелган иде.

Быел беренче мәртәбә өлкә мәчетләрен сипләү чыгымнарын өлкә бюджеты үз өстенә алды. Өлкәдәге 86 мәчетнең 22-сенә капиталь ремонт ясар өчен акча бирелде. Әлбәттә күбрәк гыйбәдәтханәләр дә ремонтка мохтаҗ, ләкин 22-се генә проект-смета документларын әзерләп җиткезә алганнар. Киләсе елга өлкәнең 64 мәчетенә ремонт ясау күздә тотыла. Моның өчен бюджеттан 90 миллион сум акча каралган.

Җәмигъ мәчетенең манараларын Чиләбе осталары ремонтлый. Мәхәллә рәисе Фәрид Әюпов әйтүенчә, чиратта 650 квадрат метр тәрәзәләрне һәм 257 квадрат метр ишекләрне алмаштыру күздә тотыла.

Әлегә мәхәллә аша Хаҗга барырга дип 34 кеше язылган. Алар Казан аша сәфәр кылачаклар. 2009 елны Хаҗ сәфәрен Самардан ук оештырырга ниятләре бар. Моның өчен Самарның үзендә сәяхәт ширкәте ачарга кирәк дигән тәкъдим дә ясалды. Уфа ягын каеручылар да табылды. Нинди генә ысулларны тәкъдим итсәләр дә, хаҗилар үзләренә җайлы юлнысайлап алачаклар.

XS
SM
MD
LG