Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин”га чемпион кубогы тапшырылды


Русия футбол федерациясе президенты Виталй Мутко кубокны тапшырып, илдә футбол башкаласының Казанга күчүен әйтте.

Якшәмбе кичендә карлы-яңгыр явып торуга карамастан, Казанның үзәк стадионы тулы иде. Бу чемпон кубогы тапшырылачак уенга күпләрне бушка керттеләр. Русия чемпонатының 28-нче туры кысаларында “Рубин” Чечняның “Терек” командасы белән уйнады. 3:1 исәбе белән “Терек” отты.
Грозный командасына җиңелгәннән соң алтын майка кигән Татарстан футболчыларының кәефләре кырылмаган иде. Чөнки аларның төп максаты- Русия чемпионы исемен алу- алдарак тормышка ашты. Кубок тапшырганда Мутко стадионга җыелган тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез бүген Русиянең футбол башкаласының Казанга күчү шаһиты булдыгыз”,- дип тәбрикләде.
“Терек”ның тренеры Вячеслав Грозный да “Рубин”ның чемпион исеменә зур тырышлыклар аша килүен билгеләп үтте. Ә бу матч башланыр алдыннан, кием алыштыру бүлмәсендә, үзенең футболчыларына чемпион белән “бил алышырга” чыгачакларын искәртеп, үзләре булдыра алганның кимен кую һич мөмкин түгеллеген әйткән. “Уенчылар минем күрсәтмәне үтәде”,- ди Грозный.
XS
SM
MD
LG