Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

10 ноябрь көнне Камал театрында күренекле артистның иҗат кичәсе уза.

Шәүкәт Биктимеров катнашында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Беренче мәхәббәт”, “Моңлы бер җыр” һәм башка спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтеләчәк.
Камал театры мөдире Шамил Закиров әйтүенчә, Шәүкәт Биктимров киләчәктә дә “Әлдермештән Әлмәндәр”дә катнашып бу әсәрне тулысынча тамашачыларга әледән-әле күрсәтеп торырга вәгъдә итә. Чөнки, Биктимеров ул- Әлмәндәр. Ә “Әлдермештән Әлмәндәр” ул- Камал театрының үзенчәлекле бер билгесе дә.
“Мин бу әсәрне яттан диярлек беләм. Камалда унлап тапкыр караганым бар, телевизордан күрсәтсәләр бөтен эшемне ташлыйм. Тагын була калса, барып карарга җыенам. Әлмәндәргә гашыйк мин”, ди Казанда яшәүче Оркыя Бәдретдинова.
Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәрне беренче тапкыр 48 яшендә уйный. “Марсель Сәлимҗанов башта пьесаны укып чыгарга бирде. Бер утыруда көлә-көлә укып чыккач, “Туфан шәп әсәр язган. Моны куярга кирәк”, дип уйладым. Ә инде Әлмәндәрне үземә бирерләр дип һич башыма да китермәдем. Аны биргәч югалып калмадым, чөнки аңа хәтле дә картлар ролен башкарырга туры килгән иде. Бабай ролендә уйнау таяк тотып, сакал үстерү генә түгел, аның өчен энергия, яшьлек кирәк. 91 яшькә җитеп тә адәм баласын яшәргә өметләндерә торган образ ул”, дип искә ала “Шәһри Казан”га биргән әңгәмәдә Шәүкәт Биктимров.
Шәүкәт Биктимеров Погодинның “Баһадирлар” спектаклендә Ленинны да уйнаган булган. Үз вакытында үзәк комитет әгъзалары да яратып караган бу әсәрне. Артистка СССР һәм Татарстан Югары советы депутаты да булырга туры килә. “Мин Чистай районыннан сайланган идем. Андагы юлларга асфальт җәйдердем. Казанлылар да күп килә иде. “Ут я булмаса су юк”, дип театр ишеге төбендә көтеп торучылар күп булды”, ди Биктимиров.
ТАССР һәм СССРның халык артисты, РСФСРның Станиславский һәм ТАССРның Тукай исемендәге бүләк иясе, бик күп рольләрне башкарган татарның Әлмәндәре бүгенге көндә 5 мең сум гына пенсия ала. Әлеге югары исемнәр өчен аңа ташламалар каралмаган…
Шәүкәт Биктимиров беренче ролен 1947 елда уйный. Ул “Кызыл галстук”та Чашкин була.

XS
SM
MD
LG