Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре эшсезләр артуын фаразлый


Русия хакимиятләре илдә эшсезләр саны артыр дип фаразлый. Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм хезмәт министрлыгына базардагы хәлләрне күзәтеп торырга кушылган. Алар бу айдан башлап, эшсез калганнарга ярдәмгә мәгълүмат бирү хезмәтләрен оештырырга тиеш. Финанслар министрлыгы эшсезләргә түләнә торган акчаның күләмен бер ярым тапкыр арттырырга һәм аны 5000 - 5500 сумга кадәр үстерергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG