Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Аксенов-фест” фестивале тәмамланды


Василий Аксенов быелгы фестивальдә катнаша алмады
Василий Аксенов быелгы фестивальдә катнаша алмады

Күп кенә рус әдәбияты классикларын бергә җыйган әлеге фестиваль быел икенче тапкыр оештырылды.

Билгеле булганча, узган ел әлеге чара беренче тапкыр тумышы белән Казаннан булган, дөньякүләм танылган язучы Василий Аксеновның 75 яшьлегенә багышланган иде. Әдәбият сөючеләр арасында фестиваль зур кызыксыну уятканлыктан, оештыручылар аны ел да уздырырга булды. Әмма быелгы фестивальгә Василий Аксенов, сәламәтлеге какшау сәбәпле, үзе килә алмады.

Беренче көнне фестивальдә катнашучылар Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашты. Кичен, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында фестивальнең тантаналы ачылышында, Андрей Макаревич соңгы 12 ел эчендә үзенең генә беренче концертын куйды.

Икенче көнне танылган язучылар Михаил Генделев, Игорь Иртеньев, Михаил Веллер, Михаил Попов үз укучылары белән очрашулар уздырды. Фестивальнең йомгаклау кичәсендә, беренче тапкыр “Йолдызлы билет” милли премияләр дә тапшырылды.

“Әдәбиятта беренче адымнар ясаучы шагыйрь” исеменә Казанда туган Анна Русс лаек булды. Анна моңа кадәр башка мактаулы исемнәргә лаек булганы булса да, әлеге бүләк Казанда тапшырылганлыктан, аның өчен аеруча әһәмияткә ия икән.

“Әдәбиятта беренче адымнар ясаучы прозаик” исемен исә Денис Осокин алды. Ул Казан дәүләт университетытнда белем алган. Бүген көндә “Октябрь” әдәби-нәфис журналының даими авторы булып тора.

Әйтергә кирәк, фестиваль уңаеннан узган матбугат очрашуында, “Аксенов-фест”ны Казанда уздыру нияте белән чыккан шәһәр мэры Илсур Метшин, Василий Аксеновның йорты төзекләндереләчәк дип белдерде.

Билгеле булганча, узган ел “Аксенов-фест” фестивале барган көннәрдә Карл Маркс урамындагы 55/31 адресы буенча урнашкан йортны (анда язучы 1930-40-нчы елларда яши) төзекләндерү турында карар кабул ителгән иде.

Әмма проектны гамәлгә ашыруда килеп туган кыенлыклар аркасында, йортны төзекләндерү эшләрен бер ел дәвамында төгәлли алмаганнар.

Шәһәр мэры сүзләренә караганда, Аксенов йортының нигезен тикшергәндә аңа реставрация ясау мөмкин түгеллеге ачыклана. Шунлыктан корылманы сүтеп, аның урынына Аксенов йортын төзү турында карар кабул ителә. Василий Аксенов йортында әдәби-музыкаль салон, джаз кафесы, Аксеновның музей, язучы үзе яшәр өчен бүлмә урнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG