Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕБ-Русия сөйләшүләренә каршы илләр саны кими


Британия һәм Швеция, Европа Берлеге белән Русия арасында стратегик хезмәттәшлек сөйләшүләрен дәвам иттерүгә ризалыгын бирде. Моңарчы бу илләр моңа каршы килгән иде. Стратегик хезмәттәшлек сөйләшүләре Русия-Грузия низагыннан соң туктатылды.

Британия һәм Швеция, Мәскәү белән тулыканлы стратегик хезмәттәшлек булмаса да, Берлек һәм Русия мәнфәгатьләренә туры килгән мәсьәләләрдә сөйләшүләрне дәвам итәргә була дип саный.

Рәсми белдерүдә Русия һәм Грузия низагы мәсьәләсе көн тәртибеннән алынмаган, дип билгеләп үтелә.

Хәзергә сөйләшүләрне дәвам иттерүгә Литва һәм Польша гына каршы чыга. Бу мәсьәләне бүген Брюссельдә Берлекнең тышкы эшләр министрлары тикшерә.
XS
SM
MD
LG