Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Нурихан Фәттахның тууына 80 ел тулу уңаеннан Руфина Фәттахова хатирәләре.

Әдип белән 43 ел бергә яшәгән җәмәгате Руфина Фәттахова язучы 36 дәвамында иҗат иткән бүлмә белән таныштырып, биредә Нурихан аганың вафатыннан соң берни дә үзгәртелмәде, дип әйтте. Диварда эленеп торган календарьгә күрсәтеп: “Соңгы тапкыр ул аны 16 февральдә ертып алган. 17 дә Нурихан эш бүлмәсенә керә алмады. Ә 18 февральдә үлеп тә китте”, диде.

Өстәлдә Нурихан Фәттахның язу машинкасы тора. Ул аны сугыштан соң ук алган булган. “Нурихан үлгәч, мин аңа басарга утырган идем, ни гаҗәп, ул ватылган булып чыкты. Машинкада “Кем коткарыр татарны?” дигән төгәлләнмәгән мәкаләсе дә бар. Миңа язачак фикерләрен дә сөйләп калдырган иде. “Татарны беркем дә коткармаячак. Татар үзен-үзе коткарырга тиеш”, дип әйткән иде ул вакытта...”

Нурихан Фәттахның эш өстәлендә радио да бар. Аннан күренекле язучы гомер буе “Азатлык” радиосын тыңлаган. “Радио начар тота иде. Колагына куеп булса да, бер көн дә калдырмыйча тапшырулар белән таныша барды”, дип сөйли Руфина Фәттахова.

Нурихан аганы замандашлары шактый кырыс, кытыршы кеше иде дип искә ала. Бу хакта Руфина Фәттахова да, принципиаль мәсьәләләрдә нык тора иде, дип искә ала. “Улыбызны укырга биргәндә, Казанда татар мәктәпләре ябылып беткән иде. Дәрвишләр бистәсендә бернинди шартлары булмаган мәктәптә бер татар сыйныфы бар иде. Мин аны анда бирергә теләмәдем. Бик каты әйткәләштек. Хәтта аерылыша да яздык. Миңа шул вакыт Нурихан: “Балаңны ал да чыгып кит! Телисең икән малайны урыс итәрсең, теләсәң муенына тәре тагарсың – минем сездә эшем юк”, диде. Шуннан соң малайны теге мәктәпкә илтеп бирдем. Ә кызыбызны кайсы мәктәпкә бирү турында сүз бөтенләй булмады. Сөйләшеп тә тормыйча үзем шул мәктәпкә тапшырдым”.

Нурихан Фәттахның “Кол Гали”, “Итил суы ака торур”, “Сармат кызы Сәринә” әсәрләре татар театры сәхнәләрендә куелды. Иҗат җимешләренең сәхнәгә менүен Нурихан Фәттах үзе ничегрәк кабул иткән соң? “1970 елда Кол Гали трагедиясе Г.Камал театрында уйналды. Ахырдан режиссер Марсель Сәлимҗанов: “Кол Гали” театрның ярты еллык бюджетын ашады дип әйтте. Чөнки бик затлы сәхнә киемнәре тегелгән иде. Әлеге спектакльне Камал театры Мәскәү, Алматы шәһәрләрендә дә куйды. Башка драматург булса, театр белән үзе барып данланып та йөрер иде. Ә Нурихан әсәренең премьерасына гына барды. Тамаша аңа бик ошаган иде”, дип хатирәләрне барлады Руфина Фәттахова.
Руфина Фәттахова


Руфина Фәттахова әдипне 75 тә түгел, ә 76 яшен тутырып вафат булды дип саный. “Элек туу белән таныклык бирмәгәннәр. Нуриханның истәлекләренә күрә, әнисе “Коръән” читенә “1927 елның көзендә туды” дип язып куйган. Ә документларда 1928 елгы дип язылган. 1927 елгы булып теркәлгән булса, бәлки сугышка да эләгер иде”.

Тормыш авырлыгы әдипне кеше өчен әдәби әсәр дә язарга да этәргән. 1960 елларда Нурихан Фәттах Шәриф Еникиев дигән бер сукыр кешегә китап та язып биргән. “Аның бик тә язучы буласы килгән. Фикерләрен кемгәдер әйтеп яздырган булган. Ләкин әсәре бик начар иде. Тормышыбызның бик авыр вакытлары иде ул. Ул вакытта мин студент, ә Нуриханның китаплары чыкмый иде. Әсәрнең ярты гонорарын бирәм дигәч, ул аңа “Солтангарәйнең язмышы” дигән повесть язып бирде. Язучылар да “моны Нурихан Фәттах язган” дип әйтәләр иде”, дип серне чиште Руфина Фәттахова.

Нурихан ага гомере буе көндәлекләр алып бара. Бу уңайдан Руфина Фәттахова болай дип сөйли: “Нурихан Фәттахның 60 елларда язылган көндәлегендә “Үземнең барлык иҗатым, тормышым белән халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен” дигән җөмләсе бар. Шул сүзләрне кабер ташына да яздырдык. Кем өчен эшләгәнен белеп яшәде. Кайбер язучылар аңа бернәрсә дә кирәкми дип әйтәләр иде. Әйе, матди байлыкка беркайчан да исе китмәде. Алай да биш томлыгы чыккач, 240 мең тәңкә акча бирделәр. Шул акча керү белән өй түбәсенең калаен алыштырдык”.

Нурихан Фәттах әсәрләрендә кайбер геройларына сөекле хатынының чалымнарын гына биреп калмаган, ә тулаем бер әсәрен хәләл җефетенә багышлаган, дип сөйли әдәбият белгечләре. “Мөдир Сәҗидә” әсәре минем көндәлекләрем буенча язылган. Мин медицина училищесын тәмамлап, ике ел авылда мөдир булып эшләдем. Әсәр басылып чыккач, мин мөдир булган авыл кешеләреннән бик күп хатлар килде. Һәркем әсәрдә үзен таныган. Саҗидә - ул мин! Ә Нурихан әлеге авыл күренешен минем сөйләүләрем буенча гына язды. Соңыннан без әлеге авылга барып кайттык. Нурихан: “Бик дөрес тасвирлаганбыз!” дип куанган иде”, ди Руфина Фәттахова.

Совет чорында Мәскәүнең “Мосфильм” студиясе “Итил суы ака торур” әсәре буенча кино төшерегә тиеш булган. “Әмма Мансуров татар киносын булдырыбыз дигәч, без алардан баш тарттык. Кино булып чыкмый калуы бик кызганыч булды”, дип уртаклашты Руфина Фәттахова.

Руфина Фәттахова сүзләренчә, Нурихан Фәттах каләмдәшләренең иҗаты турында беркайчан начар сүз әйтмәгән. Ә ихлас күңелдән сөенгән генә. “Халтурщикларны, кәсепчеләрне яратмады. Нурихан уйламыйча, кат-кат күчереп язмыйча бернәрсә дә әйтмәде. Хәтта юбилейларында сөйлисе сүзләрен дә уйлап йөрде. Менә илле еллык бәйрәмендә әйткән нотыгын хәзер дә шаккатып сөйлиләр. “Әгәр монда шулкадәр татар җыелган икән, китап укучы бар икән, татар бетми ул” дигән сүзләрне ул чорда әйтергә батырлык кирәк иде.

Нурихан Фәттах салган йорт
Нурихан соңгы көннәренә чаклы татарның яшәячәгенә ышанып яшәде. Татар бетә дип йөрүче бер-ике кешене өйдән куып та чыгарды. Телне гаиләдән саклый башларга кирәк, дип гел әйтә иде. Гомер буе шул сүзенә тугрылыклы булып калды. Хәзер балалар, оныклар да саф татар телендә сөйләшә. Нурихан үлгәч, бераз рус сүзләрен кулланганым өчен оныгым “Нәнәй, карт әтәй булмаса да, сине монда төзәтүчеләр бар әле” дип әйтте. Хәзер күп язучыларның балалары, оныклары өйләрендә татар телендә сөйләшми. Ә Нурихан ихлас булды. Эше белән сүзе беркайчан да аерылмады. Үләренә берничә көн калганда да, бик хәлсез килеш кухняда ашап утырганда, Дәрдмәнднең “Кораб” шигырен сөйли башлады. “Кая бара бу тормыш? Тагын артка китә башладык түгелме соң?” дип куйды. Үләр алдыннан да татар өчен борчылды ”, диде Руфина Фәттахова.

27 октябрьдә Камал театрында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Нурихан Фәттахны искә алу кичәсе дә булды.

XS
SM
MD
LG