Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Татарстан президентының дәүләт шурасына еллык юллама белән мөрәҗәгатенә 1 көн калды. Сәясәт белгечләре бу чыгышта әйтелергә мөмкин мәсьәләләр турында фаразлый.

Соңгы көннәрдә русиялеләрнең кәефе бер төрле генә түгел. Бер яктан, финанс кризисы дәвам итә, халык акча белән ниләр булып бетәр икән дип борчыла. Икенчедән, ноябрь башы, бәйрәм көннәрендәге күңел ачу дәрте дә сүрелмәгән. Кушма Штатларда президент сайлаулары узды. Биредә Барак Обаманың җиңүен Русиядәге күп кенә җитәкче гаҗәеп хәл дип кабул итте. Америка халкында исә ниндидер җанлану, яңа тормыш башлау рухы да сизелә. Ил башына демократ килгәч, яхшы якка үзгәрешләр булачак дип көтә алар. Татарстанда, Русиядә дә бу фикердә торучылар шактый.

Нәкъ шул ук көнне президент Дмитрий Медведев илнең федерация шурасына еллык юллама белән чыгыш ясады. Шуңа күрә Русия сәясәтчеләренең игътибары бу көнне Америкадагы президент сайлауларыннан бигрәк президент мөрәҗәгатенә юнәлгән иде. Сәясәтчеләр генә түгел, хәтта халык та бу көнне гаиләләре белән телевизорлар каршына җыелып, Медведев чыгышын карады. Билгеле, алар президентның беренче чиратта илдәге финанс кризисы турында җылы сүз, бу проблемадан чыгу юлларын тәкъдим итәр дип көткәндер. Әмма Татарстан сәясәтчеләре фикеренчә, бу тема Медведев чыгышында бик аз яктыртылган. Сәясәт белгече Рафыйк Мөхәммәтшин бу турыда болай диде:

“Медведев конституцияне үзгәртмибез дисә дә, барыбер президентлык вакытын үзгәртү, парламенттагы депутатларның хезмәт итүен озайту һәм башка шундый мәсьәләләр каралды. Әмма мин аларны бик мөһим проблемалар дип санамыйм, чөнки эшләгән кеше 4 елда да эш күрсәтә ала, эшләмәгәне 6 елда да эшләми. Мин Медведевтан финанс кризисына каршы нинди чаралар эшләнер, дигән сорауга җавап көткән идем, әмма бу проблема киң яктыртылмады. Президент бары тик “без кризистан тагын да көчәебрәк чыгарбыз”, диде. Әмма нинди ысуллар белән икәнен әйтмәде. Хөкүмәт тарафыннан бу кризис ничек күзаллана, бу турыда да фикерләр булмады”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов та Медведевның бу юлламасыннан күбрәкне көткән булган.

“Дмитрий Медведевнең чыгышыннан мин бер дә канәгать түгел. Бу президентның гади бер чыгышы гына түгел, ә тәүге мөрәҗәгате. Һәм күпләр бу чыгыша карап, аңа беренче бәя бирде. Мңа калса, бу чыгышны профессиональ дәрәҗәдәге президент мөрәҗәгате дип әйтеп булмый. Биредә иң мөһиме финанс кризисның килеп чыгышы, аның сәбәпләре, кризистан чыгу юллары турында бер сүз дә әйтелмәде, гомумән бу тема бик сай яктыртылды. Биредә президентның хезмәт итү вакытын арттыру, һәм башка шундый вак мәсьәләләргә игътибар зур булды. Дөресен әйткәндә, бу чыгыш янә Русия башында Путинмы, әллә Медведевмы дигән сорауга багышланган иде төсле. Илнең "ике башлы” булуын күрсәтте. Бу һичшиксез Русияне артка тартучы күрсәткеч”, - ди Рәшит Әхмәтов.

Ноябрь президент юлламаларына бай ай. Узган атнада Медведев мөрәҗәгать итсә, бу атна чәршәмбесендә сәясәтчеләр Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең дәүләт шурасына ясалачак юлламасын көтә. Инде бүген кайберәүләр бу юлламада ниндиерәк мәсьәләләр күтәреләчәге турында фаразлар да кыла. Фикерләр төрле. Берәүләр Шәймиевнең чыгышы Медведевныкыннан нык аерылачак, күбрәк финанс кризисына багышланачак дисә, икенчеләр республика башлыгының чыгышы, ил президентыныкыннан җитдиерәк булмаячак, ди.

“Шәймиев илдәге ике җитәкчелек хәлен аңлый. Шуңа күрә бу очракта ул уртада калырга тырышачак. Минемчә, аның юлламасы ил президентныкыннан җитдиерәк булмас. Мөрәҗәгать йомшак, саллы узар. Шәймиев чынга ашмаслык вәгъдәләр бирергә яратмый, шуңа күрә финанс кризис турында да ул мөмкин кадәр аз сөйлиячәк. Сәясәткә килгәндә, Шәймиев Медведев чыгышында федерализмның көчәюве турындагы хәбәргә игътибар итсә дә, үз чыгышында бу мәсьәләне куертмас. Минемчә, бу юллама былтыргысыннан күпкә саграк булачак.

Бәлки Шәймиев биредә АКШ президенты сайлаулары турында фикер әйтер. Барак Обаманың җиңүен Шәймиев бик гаҗәпләнеп кабул итте. Чөнки Америкада Обаманың президент итеп сайлануы, бу Русиядә татар кешесенең президент булуына тиң. Шуңа күрә Русиядә татар президент булып сайлангач кына чын демократия турында сүз йөртә алачакбыз”, ди Рәшит Әхмәтов.

Сәясәт белгече Рафыйк Мөхәмәтшин исә Шәймиев юлламасында түбәндәге фикерләрне ишетергә тели.

“Миңтимер Шәймиев Җиддә шәһәренә сәфәре вакытында ук финанс кризисының тискәре нәтиҗәсе булмый калмас дигән иде. Аның фикеренчә, бу кризис икътисади яктан күбрәк үсеш алган төбәкләрдә күзәтеләчәк. Шуннан чыгып, юлламада президент бәлки бу проблемаларга киңрәк тукталыр дип әйтәсем килә. Ул кризистан чыгу юлларын билгеләргә омтылыр дип уйлыйм”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Шулай итеп, тагын бер көннән соң, Татарстан президенты дәүләт шурасына юллама ясаячак. Әлегә сәясәт белгечләре бу чыгышта ниләр турында сөйләнәчәге турында фаразлар гына кыла.

XS
SM
MD
LG