Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция бәйрәмендә ришвәт турында


Татарстан милициясе “Журналист һөнәрен үзгәртә” акциясе үткәреп, “ачык йөзле” министрлыкка әйләнә. Шул ук вакытта ришвәт турында уйланулар да куера.

Үзе әлеге вазифада эшләп караганчы “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Илнар Хөснуллин язмаларында юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе вәкилләрен еш чеметә. Ә бер көн, Татарстанның эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән хокук сакчысы булып карагач, фикерләре үзгәрә, хәтта ки зәңгәр киемле кешеләрнең ни өчен ришвәт алуларына төшенә башлый.

“Без күбебез ЮХИДИ хезмәткәрләренә кырын карыйбыз һәм аларны ришвәт алалар дип саныйбыз. Бу сүзләрне ишетә-ишетә аларның сабырлыгы сына һәм ул миңа барыбер кырын карыйлар дип ришвәт ала башлый. Икенчедән, кыйммәтле машинада килеп туктаган берәр бай кагыйдә бозуына карамастан, хокук сакчысы белән сүгенеп, начар сөйләшә башлый икән, монда да эш штрафка барып тоташа. Ул мондый “кәттә” кыланучыларга башкача тәэсир итә алмаячагын аңлый, штраф ЮХИДИ хезмәткәренең төп коралы. Аннары 500, 1000 сум атып китү кайберәүләр өчен берни түгел. Монда күп әйбер кеше психологиясенә бәйле. Шул ук хокук сакчылары безнең арадан чыга бит”, диде Илнар Хөснуллин. Ул шулай ук “Журналист һөнәрен үзгәртә” акциясе белән Татарстанның эчке эшләр министрлыгының үзенә көчле реклама ясавын да җиткерде.

Республиканың эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “Журналист һөнәрен үзгәртә” акциясе 27 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә республиканың 30 артык журналисты эчке эшләр министрлыгының 20-гә якын бүлегендә эшләп карый.

“Азатлык” радиосы Татарстанның махсус милициясендә, ОМОН-да кунакта булып кайтуын алдан язган иде. Без әлеге бүлектә бер көн булып, урам бәрелешләрен тынычландырырга, җинаятьчеләрне тотарга, биек йортлардан бау белән төшәргә өйрәнеп кайткан идек.

Мондый чараны республиканың башка министрлыклары үткәрә алуына журналистлар шикләнеп карый. Чөнки кирәкмәгән яклар күренергә мөмкин, ә эчке эшләр министрлыгы андый сүзләрдән курыкмый икән. Милиция турында халыкта начар сүзләр булды инде диләр.

Илнар һәм башка журналистлар да әлеге акциянең файдага үтүен әйтәләр. Республиканың хокук сакчылары исә киләчәктә дә мондый акцияләр булачак, ди.

10 ноябрьдә милиционерлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров бу көнне хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, алдынгыларга түш тамгалар, мактау кәгазьләре бирде. Эш вакытында һәлак булган милиционерлар искә алдылар, алар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
XS
SM
MD
LG