Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бонд, Дҗеймс Бонд Казанга да барып җитте


Фильмда төп рольләрне башкарган Дэниел Крэйг һәм Ольга Курыленко
Фильмда төп рольләрне башкарган Дэниел Крэйг һәм Ольга Курыленко

Русия һәм Европада Дҗеймс Бонд турында яңа кино күрсәтелә башлады. Беренче тапкыр 007нче агент турындагы фильмда вакыйгалар Казанда да бара.




Казан - дөньяның бер өлеше

Бондианада затлы машина, сәгать һәм телефон брендлары, кыйммәтле кунакханәләр, Италия, Австрия, Көньяк Америка шәһәрләре белән бергә Татарстан башкаласының исеме дә яңгырады.

Бонд белән бергә дошманнарга каршы көрәшүче хатын-кызның ролендә беренче тапкыр рус кызы уйный. Ул - чыгышы белән Украинадан, 28 яшьлек модель һәм актриса Ольга Курыленко.

Яңа гына күрсәтелә башлаган “Мәрхәмәтлелек кванты” фильмында 007нче агент дөньяның төрле илләрендә халыкара ширкәтләрнең яман ниятләрен фаш итеп чираттагы тапкыр дөньяны коткара. Аннан соң, яраткан кызы өчен дә үч алмакчы була.
Бонд дошманын Казанда эзләп таба

Әсәрдә вакыйгалар Казанда бара дип әйтелсә, ул киностудиядән чыкмыйча гына төшерелгәнгә охшаган. Анда иске фатир күрсәтелә, диварларга 60нче еллардагыча обойлар ябыштырылган, керү ишегенә тонык пыяла куелган.
Сәгать ярымнан артык барган фильмның иң соңгы минутларында Дҗеймс Бонд дошманының Казандагы фатирына керә, анда аның кайтканын көтеп тора һәм аңа корал төбәп каты сөйләшү алып бара. Әмма соңыннан дошманын үтермичә, фатирдан буяулар купкан баскычтан, әкрен генә, ишек алдына чыга.
Mi6 хезмәте башлыгы M ханым белән Бонд арасында яшерен хезмәткә кире кайту турында мөһим сөйләшү дә, фильмда шушы Казандагы йортның ишек алдында барган дип күрсәтелә. Анда 007нче агент “Мин бу хезмәттән бер кайчан да китмәдем” дип, яңа яуган йомшак карга басып, карангылыкка таба атлап китә.

Дәвамы булырмы?

Әсәрдә соңгы нокта куелмый, ул дәвам ителергә мөмкин кебек. Ул булырмы, чираттагы фильм төшерелерме һәм төшерелгән очракта вакыйгалар Казанда барырмы, әлегә әйтеп булмый.

Әмма Казан исеме фильм сценариен язучы төркемнең күңеленә кереп калуын, инде хәзердән үк әйтеп була. Дҗеймс Бондны уйлап тапкан язучы Ян Флемингның да шул исемдәге хикәясе бар, әмма фильмны төшерүчеләр оригинал әсәрдән бик ерак киткән, дип яза матбугат.

Хәзер дә, элек тә Флемингның үлеменнән соң, 007нче агент турындагы хикәяләрне башка язучылар дәвам иттерде. Ягъни заманча мәсьәләләрне, глобаль җылыну, нефть түгел, су өчен көрәш, яшерен хезмәтләрдәге коррупция һәм Русия шәһәрләре арасыннан Казанны сайлау - хәзерге заман авторларының эше. Киноның сценариейн язучы 4 кеше арасында "Оскар" иясе Пол Хаггис та бар. Режиссер - Марк Форстер. Алар Казан исемен кайда, ничек ишеткән, билгесез.

Соңгы фильм Британиянең һәм АКШның уртак проекты дип санала. Рәсми чыганаклар аңа 230 миллион доллар тотылган, дип яза.
XS
SM
MD
LG