Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Кара тәнле Барак Обаманың президент булып сайлануы күпләрне шаккаттырды. Расачыл карашлардан әле дә арынып бетмәгән Америка өчен бу вакыйга нәрсә аңлата?

Расачылык – Америка тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе. Өч гасырдан артык дәвам иткән тән төсенә карап кимсетү, үтерү, җәберләүләр.

1619 елда башланган колбиләүчелек 1863 елда гамәлдән чыгарылса да, аклар һәм каралар әле тагын бер гасыр буена җәмгыятьтә бүленгән хәлдә яши. Ку Клукс Клан хәрәкәте, җәмгыяви урыннарда, мәктәп, транспортларда "аклар өчен генә" дигән язмалар.

1955 ел, Монтгомери шәһәре, Алабама штаты. Дәреслекләргә кергән вакыйга. Роза Паркс исемле кара тәнле ханым, автобус йөртүченең "акларга урын бир!" дип җикерүенә урынында кала.

Шушы вакыйгадан Америкада киң күләмле хокук яклау хәрәкәте башлана. 1963 елда Мартин Лютер Кинг Вашингтонда 300 меңләп кеше алдында "Минем бер хыялым бар" дигән мәшһүр чыгышын ясый.

Мартин Лютер Кинг президент Линдон Джонсон кулын кыса, 3 июль 1964

Алдагы ике ел эчендә башта президент Джон Кеннеди, аннары Линдон Джонсон эш урыннарында эзәрлекләүне тыю һәм караларга сайлау хокукы биргән кануннар имзалый.

1968-нең 28 мартында Мартин Лютер Кинг бу илдә каралар өчен өмет чаткысы туганын игълан итә:

"Мин ул муллык җирләрен күрдем. Бәлки үзем анда сезнең белән барып җитә алмам. Ләкин сезнең шуны белүегезне телим: без анда халык буларак җитәчәкбез."

40 елдан артык вакыт узгач, 2008 елның 4 ноябрь төнендә Американың яңа сайланган президенты Барак Обама мондый сүзләр әйтә:

"Алда безне озын юл, югары үрләр көтә. Бәлки бер елда, бер мөдәттә өлгереп тә булмас. Ләкин Америка, минем беркайчан да болай өметле булганым юк иде әле. Мин сезгә вәгъдә итәм, без анда халык буларак җитәчәкбез."

Американың кара тәнле халкы өчен бу ике кеше Бәйсезлек турындагы декларациягә язылган "бар кешеләр дә тигез булып туа" дигән сүзләрне тормышка ашыручы булды.

"Бу эш әле бетмәгән"

Кайбер күзәтүчеләр Обама җиңүеннән соң Америкада ватандашлар сугышы тәмам, яңа чор башлана диде. Бу чынлап та шулаймы дигән сорау белән Чикаго университетының сәясәт белгече Майкл Доусонга мөрәҗәгать иттек.

"Бу Америка өчен зур үзгәреш. Гаять мөһим өлкәдә алга китеш. Бу американнарның җиңүе", - диде ул. Әммә белгеч сүзләренчә, бу әле расачылык тулысынча юкка чыга дигән сүз түгел. Илнең көньягында, авыл җирләрендә ул дәвам итәчәк.

Моны Обаманың җиңү көннедә хәзерге дәүләт секретаре, үзе дә кара тәнле Кондолиза Райс та таныды. "Афро-американ буларак мин бигрәк тә горурланам. Чөнки бу ил, тән төсен мәсьәлә итмәс өчен озын юл үтте, күпне кичерде. Бу эш әле бетмәгән, ләкин гаять зур адым ясалды", - диде Райс.

Бу эшнең әле бетмәгәнен фәнни тикшеренүләр дә күрсәтә. Кара тәнле американнар арасында, уртача алганда, эчшсезлек югарырак, яшәү дәрәҗәсе түбәнрәк, бала үлеме очраклары күбрәк. 2005 елда кара танлеләрнең өметләре иң түбән дәрәҗәгә төшкән булган. Аларның 80% үз тормышында тигезлекне күрмиячәк, дип җавап биргән.

Иң кызыгы шунда, - ди Америка тарихы профессоры Пениел Джозеф, - Обама кара танле намзәт түгел, американ булып көрәште һәм шуңа җиңде дә.

Обаманың җиңүе але айлар, бәлки еллар буе тикшерелер. Ләкин кайбер нәрсәләр инде хәзер үк билгеле: Обама 1976 елдан бирле ак тәнле ирләрнең иң күп тавышын казанган демократ булды. Бу сайлауда моңарчы күрелмәгән санда афро-американ һәм яшьләр катнашты. Обама Америка тарихында иң күп тавыш җыйган президент булды.

XS
SM
MD
LG