Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанның Семей шәһәрендә татар сәнгате фестивале узды


Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә 2000 елдан башлап, “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән халыкара татар сәнгате фестивале үткәрелә.

Фестивальләр асылда Семей шәһәренең татар мәдәният үзәге активистлары һәм татар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре көче белән оештырыла. Берникадәр күләмдә ярдәм Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе һәм Семей шәһәре хакимиятләре, Казакъстан халыклары ассамблеясы, Татарстанның Казакъстандагы вәкиллеге, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм кайбер химаячеләр ягыннан була.

Быелгы фестиваль 9-нчысы иде, ул 5-8 ноябрь көннәрендә үтте. Катнашучылар Казакъстанның Астана, Актүбә, Кызыл-Орда, Семей шәһәрләреннән, Усть-Каменогорски өлкәсенең Курчум авылыннан, Русиянең Омски, Новосибирски калаларыннан, Төмән өлкәсенең Ялутор һәм Тубыл шәһәрләреннән булды.

Фестиваль, гадәттәгечә, конкурслар һәм төрле мәдәни чаралар белән узды. Ачылу һәм ябылу тантаналары Семейның Абай исемендәге өлкә дәүләт драма театры бинасында барды. Барлык бәйгеләрне дә карарга да тамашачы күп килгән иде. Ә йомгаклау концертында залда бер генә дә буш урын калмаган иде, күпләргә хәтта басып та торырга туры килде.
Жюри әгъзалары


Театр фойесында татар сәнгате мәктәбенең һәм өлкә татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеген күрсәткән күргәзмә куелган иде. Татар үзәге каршында эшләүче музей мөдире Гөлҗәнәт Бекова халыкны татар оешмаларының эше һәм ирешкән уңышлары белән таныштырып торды.

Фестиваль кысаларында оештырылган бәйгедә 300-дән артык кеше катнашты. Алар яшьләре буенча дүрт-биш төркемгә бүленеп, җыр, бию, нәфис сүз, төрле уен коралларында уйнау һәм һәвәскәр композиторларның әсәрләрен башкару буенча ярышты. Ахырда һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде, йомгаклау концерты барышында бүләкләр бирелде.

Башка еллардагы кебек, быел да, нинди дә булса номинациядә үтә зур осталык күрсәткән башкаручыга 1 мең евро күләмендә гран-при билгеләнгән иде. Әмма жюри рәисе, җирле композитор Олег Җанияров фикеренчә, башкаручыларның осталыклары югары булса да, быел гран-прига лаек булырлык кеше табылмаган.

Быелгы фестивальнең бер үзенчәлеге дә булды. Анда конкурслар барышында “Татарстан яңа гасыр” телевидениесендә март аенда узачак “Татар моңы” бәйгесенә катнашучылар да сайланды. Бу эшне Татарстанның мәдәният министрлыгы хезмәткәре Эльмира Әхмәтова башкарды. Ул аерым җырчыларны: Актүбә шәһәреннән Елена Сафинаны, Новосибирскидан Альмира Нургаязованы, Семей татар сәнгате мәктәбендә шөгыльләнүче баянчы Ренат Сәйфетдинов “Татар моңы”да катнашырга лаек, дип белдерде. Ахырда Әхмәтова бу исемлеккә Тубыл шәһәреннән килгән яшь җырчы Лилия Демьянованы да өстәде.

Әхмәтоваага Семей балаларының үтә актив булулары, татар җырларын үзләренә күрә бер осталык һәм тырышлык белән башкарулары ошаган. “Татар сәнгате мәктәбе Татарстанда да юк, бит. Биредә бар. Ис китәрлек хәл бит бу”, дип исе китеп сөйләде ул.

Сандугач ансамбле
Дөрестән дә, бәйгеләрдә катнашкан 3-4 яшьлек балаларның тырышып-тырышып җырлаулары, биюләре, гармунда уйнаулары залда утырган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Тамашачыларны аеруча татар сәнгате мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов җитәкләгән “Борчаклар” ансамбле чыгышы сокландырды. Алар берничә ай элек кенә татар җырларын өйрәнә башлаган. Уңышлары да бар.

“Борчаклар” ансамбленнән тыш бәйгеләрдә Ахунҗанов җитәкләгән, составында асылда өлкән яшьтәгеләр булган “Истәлек” һәм урта яшьтәгеләрне туплаган “Иртыш моңнары” ансамбльләре дә катнашты. Бу коллективларның чыгышлары да жюри тарафыннан югары бәяләнде. Кайбер катнашучылар бәйгедә башкару өчен Габделхак Ахунҗанов иҗат иткән җырлар да сайлаган иде. Шундыйларның берсен, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әни кирәк” җырын татар сәнгате мәктәбе укучысы, рус милләтеннән булган Алена Балашова башкарды.

Фестиваль барышында чит төбәкләрдән килгән кунаклар өчен Семей шәһәре буенча сәяхәт, өлкә татар мәдәният үзәгендә, аның музеенда булу, татар сәнгать мәктәбенең эше белән танышу һәм үзара аралашу кичәләре дә оештырылган иде. Андый очрашулар вакытында катнашучылар үзләренең эшләре турында сөйләде, фестивальгә карата туган хисләре белән дә уртаклаштылар.
Нәни баянчы


Семейга килгән вакытта кайбер катнашучыларның юлларында авырлыклар да очраган. Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәреннән автобус белән юлга чыккан коллективка туган проблеманы хәл итәргә туры килгән. Бу хакта “Сандугач” ансамбле җитәкчесе Зөһрә ханым Кожевникова сөйләде. “Шоферыбызның чит илләргә чыгарга рөхсәт бирә торган документы булмаган. Безне чик аша үткәрмәделәр. Төн буе машинада утырдык, туңдык, кайберәүләргә суык та тиде. Үземнең дә тамагым авырта башлады. Әмма, бу авырлыкларга карамастан, Семейга бару теләгебез зур иде. 48 чакрым ераклыктагы Черлак поселогына кире кайтып, башка автобуска күчеп утырдык, иншаллаһ, килеп җиттек”, диде Зөһрә ханым.

Тубыл шәһәреннән килүчеләрнең дә юллары мәшәкатьле булган. Тубыл татар мәдәният үзәге вәкиле Начия Хәкимова белән юлга чыккан 15 яшьлек Лилия Демьянованың чик аша үтү өчен әти-әнисенең ризалыгын белдергән ышаныч язуы булмаган. Бәйрәм көннәре булу сәбәпле, андый язуны алу мөмкинлеге дә табылмаган. Лилиянең әнисенә ашыгыч рәвештә үзенә дә Семейга барыр юлга чыгарга туры килгән. “Ашыгыч булды, эшләгән җиремдә хәтта җитәкчеләр белән бәйләнешкә кереп, рөхсәт сорый алмадым. Алар ризасызлык белдерсәләр, эшемнән китәргә туры килүе дә ихтимал. Әмма мин фестивальгә килүемә шатмын, кызымның ТНВда узачак “Татар моңы” бәйгесенә сайлануы – безнең өчен зур бәхет”, ди Фәрхениса ханым Демьянова.

Фестивальне оештыручыларның эшләрендә дә авырлыклар булмый калмаган. “Фестивальне үткәрү өчен җитәрлек акча табу, һәрвакытта иң зур проблема булып тора”, ди Габделхак Ахунҗанов. “Хакимият берникадәр ярдәм күрсәтсә дә, бирелгән акча барлык чыгымнарны да капларга җитми. Катнашучыларга юл һәм яшәү чыгымнарын үзләренә күтәрергә туры килә. Шул сәбәпле күп кенә катнашырга теләүчеләр килә алмый кала”, ди Габделхак әфәнде. “Шулай да ел саен үткәрелгән фестивальнең уңай яклары да бар. Балалар фестивальгә әзерләнәләр, яхшырак шөгыльләнәләр. Мәктәптә көне буе татар көйләре яңгырап тора. Яңа балалар килә, алар тырышып татар җырлары өйрәнә. Мине бу аеруча сөендерә”, ди Габделхак Ахунжанов.

Әлбәттә, фестиваль оештыручыларга милли җанлы татарлар ярдәмгә килмәсә, эшләрне уңышлы башкарып чыгарга җиңел булмас иде. Бу юлы да химаячеләр табылган. Аларның берсе – чыгышы белән Башкүл авылыннан булган Ильдар Байканов. Татар оешмаларына ярдәмгә килүенең сәбәбен ул үзенең милләткә хезмәт итәргә теләве белән аңлата.

Борчаклар ансамбле
Шулай итеп, 9-нчы “Көзге Иртыш моңнары” фестивале тәмамланды. Катнашучылар фикеренчә, ул уңышлы үткән, күпләр өчен тәҗрибә үрнәге булган, милли хисләрен ныгыткан.

Эш беткәч, уйнарга ярый дигән әйтемдәгечә, фестиваль тәмамлангач, бераз тын алырга да мөмкин булыр иде. Әмма Семей татарларының ял итәргә вакытлары юк. Габделхак әфәнде инде 2009 елның маенда узачак 10-нчы фестивальне ничек оештыру хакында уйлый.
XS
SM
MD
LG