Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче дөнья сугышы тәмамлануга 90 ел


Европа бүген беренче дөнья сугышы тәмамлануның 90 еллыгын билгели. Кайчандыр сугышта катнашкан, бүгенге көндә беректәшләр булган илләр вәкилләре 1916 елда Верденда булган канлы вакыйгаларны искә алды. Ул чакта 300 меңләп кеше һәлак булган иде. Матәм чаралары Франция, Британия һәм Германиядә узды.

1914-1918 еллар сугышында Германия 1.9 миллион, Русия 1.7 миллион, Франция 1.4 миллион, Британия 760 мең гаскәриен югалтты.
XS
SM
MD
LG