Accessibility links

Сочи янында шартлау булды


Бүген иртән Сочиның Адлер бистәсендә 28 яшьлек бер ир кеше яраланды. Шәһәрнең ашыгыч ярдәм бүлеге башлыгы хәбәр итүенчә, бу кеше милләте белән әрмән, ул вакытлыча Сочида яши. Хәзер аны Хоста авылы хастаханәсенә салганнар.

2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары үтәчәк. Быел инде 6 сәер шартлау булды. Иң куркынычы - августның 7дә, диңгез буендагы шартлауда 2 кеше һәлак булып, кимендә 7 кеше яраланган иде. Җирле милиция бу шартлаулар бер берсенә бәйле түгел, дип саный.
XS
SM
MD
LG