Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Бу атна БМОда Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендә "Дин һәм тынычлык" конференциясе узачак. Анда 70ләп илдән дәүләт башлыклары катнашачак.

Кайберәүләр бу конференциянең мәдәниятләр арасындагы диалог өчен бик мөһим адым булуын алга сөрә. Ә тәнкыйтьчеләр исә аны, әле үз эчендә дә дин иреклеге булмаган Согуд Гарәбстанының абруен күрсәтү тырышлыгы буларак атый.

12-13 ноябрьдә БМО үзәгендә узачак тынычлык мәдәнияте дип аталган конференцияне согуд патшасы Габдулла алып барачак. Анда 70ләп ил җитәкчесе катнаша. Алар арасында АКШ президенты Дҗордж Буш, Израиль президенты Шимон Перез, Фәләстин премьеры Мәхмүт Габбас, Үрдүн патшасы Габдулла, Күвәйт, Баһрәйн, Филипин, Финляндия, Пакыстан һәм башка илләрнең башлыклары булачак.

Согуд Гарәбстаны тырышлыгында оештырылган бу җыен, июнь аенда Мадридта узган диннәрара диалог форумының дәвамы булып тора. Якын Көнчыгышта тынычлык планын җанландырырга тырышкан согуд патшасы Габдулла, төрле диалог чаралары оештыру эшенә кереште. Бу уңайдан ул март аенда Ватиканда папа белән дә очрашкан иде. Соңрак араларында фикер каршылыклары булган сөнни һәм шыгый башлыкларын һәм галимнәрен Мәккәдә җыеп, ике арада диалогны башлатырга үз өлешен керткән иде.

Шулай да мондый мөһим диалогларны башлап җибәргән Согуд Гарәбстанының үзендә дин иреклеге булмавы күпләрдә канәгатьсезлек уята. Мисал өчен, бу атнада булачак җыенда да Согуд Гарәбстаныннан мөфти һәм зур руханилар катнаша алмый. Алар Мадридтагы форумда да юк иде.

АКШның дин иреклеге шурасы, Согуд Гарәбстанында дин иреклеге булмавын белдерә. Шура башлыгы Фелис Гаер, Американың FOX телевидение каналына биргән әңгәмәсендә конференция турында аңлатма кертте. Фелис, диннәр арасында диалог һәм тынычлык булдыруны максат итеп куйган Согуд Гарәбстанында, дини иреклекнең булмавы зур каршылык тудыра диде.

Соңгы айларда диннәрара диалог җыеннарының артуы игътибарны җәлеп итә. Узган атнада Ватиканда мөселман һәм католик галимнәре арасында Католик-Мөселман форумы узган иде. Бу атнада булачак җыенга шулай ук Ватиканның ислам белән мөнәсәбәтләр юнәлеше башлыгы, кардинал Җаң-Луи Туран да катнашыр дип көтелә.

Согуд Гарәбстаны 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң үз абруен кайтарырга тырыша. 9/11 вакыйгаларында катнашкан 19 кешенең 15-е Согуд Гарәбстаныннан булу сәбәпле, бу ил турында сүз чыккач, экстремизм һәм ислам берьюлы телгә алына башлаган иде. Шул уңайдан, Согуд либераллары патшаның бу адымын диннең чын имиджен кайтару буларак күрә.

XS
SM
MD
LG