Accessibility links

“Татар моңы” яңа йолдызлар эзли


“Татмедиа” агентлыгында үткән матбугат очрашуында яңа җыр бәйгесе башлану турында хәбәр ителде.

Ул ноябрь азагында башланырга тиеш һәм оештыручылар аны халыкара дәрәҗәдә үткәрергә тели. Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, “Татар моңы”

исемле шушы халыкара телевизион бәйгедә Татарстаннан читтә яшәүче яшь башкаручылар да катнаша алачак.

Яңа бәйгегә “Татар җыры”, Илһам Шакиров һәм Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивалендә җиңүчеләр керә алмый. Ул яңа сәләт ияләре өчен булачак.

Әлеге җыр конкурсын оештыручылар арасында Татарстанның мәдәният министрлыгы, Татар конгрессы, "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте бар. Бәйге ике елга бер узачак дип фаразлана. Аның төбәк турлары Казан, Чаллы, Арча, Буа, Норлат, Әлмәт, Мәскәү, Екатеринбур, Новосибирски һәм Сембер шәһәрләрендә узачак дип планлаштырыла.

Замана шаукымына бирелми торган татар моңын саклап калуны төп максаты итеп куйган бәйге жюриенә Илһам Шакиров, Резидә Ахиярова, Айдар Фәйзерахманов, Салават Фәтхетдинов керәчәк, дип әйтелде.
XS
SM
MD
LG