Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:55

Яңа сайланган президент Барак Обама киңәшчеләре Гуантанамо төрмәсен ябып, тоткыннарны гадәти төрмәгә күчерергә тәкъдим итә. Бу тәкъдим АКШта каршылыклы реакция тудырды.

Сайлау алды ярышы вакытында Барак Обама Кушма Штатларның Куба утравындагы Гуантанамо хәрби ныгытмасында урнашкан төрмәне ябырга берничә тапкыр вәгъдә иткән иде.

Террорчылыкта шикләнелгән кешеләрне андый төрмәдә тоту бер яктан Американың канун тәртипләренә каршы килә, икенче яктан аның дөньядагы абруена зыян китерә.

Төрмә илдән читтә урнашкан булу сәбәпле андагы тоткыннар Америка кануннарында каралган гадәти хокукларның күбесеннән мәхрүм.

Буш идарәсе бу төрмәне Әл-Каидә әгъзаларын һәм террорчлыкта шикләнелеп Әфганстан, Гыйрак һәм башка урыннарда кулга алынган тоткыннарны тоту өчен булдырылган иде.

Билгеле булганча, анда чыгышы белән Татарстан һәм Башкортстаннан булган егетләр дә утырып кайтты. Хәзерге вакытта анда 255 тоткын бар.

Шуларның берничә дистәсен Буш идарәсе чыгару өчен артык кукркыныч дип саный. Террорга каршы сугыш дәверенә алар төрмәдә утыра.

80-ләп тоткынга гаепләү белдерелгән, алары хәрби мәхкәмә көтә.

Тагын 50-сен чыгарырга карар ителгән, әммә алар әле дә сак астында. Вашингтон аларны үз илләре кире алмас, алган очракта, шундук иреккә җибәрер дип курка.

Буш идарәсе үзе дә Гуантанамо төрмәсен ябу ниятен еш телгә ала. Әммә башта моңа берәр төрле алмаш табырга кирәк, ди.

"Бу катлаулы мәсәлә. Без андагы тоткыннарны хәрби мәхкәмәгә тарту максатында эшләр башкарабыз."

Ак Йорт сүзчесе Дана Перино бу сүзләрен дүшәмбедә әйтте. Шул ук көнне Обама киңәшчеләренең Гуантанамо тоткыннарын илнең гадәти канун системына күчерү ниятләре турында хәбәрләр таратылды.

Бу эш барып чыкса, тоткыннар Америка конституциясендә каралган хокукларга ия булачак, алардан көчләп җавап алу гамәлләре бетәчәк. Тәнкыйтьчеләр бу гамәлләрне җәзалау дип атады. Гуантанамоның яман аты нәкъ менә шул гамәлләр аркасында бар дөньяга таралды.

Әммә монда канун белгечләре күптән әйтеп килгән бер киртә бар. Террорчылыкта шикләнелүчеләрнең эшен гадәти ачык мәхкәмәдә тикшерү авырлыклар тудыра, ди алар.

Гадәти мәхкәмәдә гаепләнүченең гаепләүчене күрү һәм үзенә белдерелгән бар гаепләүләрне ишетү хокукы бар.

Террорчылык тикшерелгән мәхкәмәләрдә исә гаепләүче тараф үзенең мәгълүмат чыганакларын ачмаска тырыша. Чөнки бу мәгълүматны террорчыл төркемнәр киләчәктә үз файдасына кулланыр дип курка.

Обама киңәшчеләре бу әлегә ният кенә, бер карар да кабул ителмәгән дисә дә, бу планнар тирәсендә инде кызу бәхәс купты.

Сенатның канун чыгару комитеты әзгасы республикан Джон Корнин, "террорчылыкны гадәти җинаять итеп тикшерү зур хата булачак" диде.

Associated Press мәгълүматына караганда, Обама киңәшчеләре шундый аерым очракларны тикшерү өчен махсус яңа мәхкәмә булдырырга тәкъдим итә. Әлегә аның нечкәлекләре билгесез.

Тик Гуантанамоны ябу тарафдарлары арасында да андый яңа мәхкәмәгә каршы чыгучылар булачак. Мисал өчен Американың Ватандашлар иреклеге берлеге Обаманы беренче эш көнендә үк Гуантанамоны ябырга чакыра. Бу уңайдан Нью Йорк Таймс гәзитендә тулы-битле реклам кампаниясе алып бара.

Берлек вәкиле Гуантанамо тоткыннарын вәкиллек итүче Джонатан Хафец сүзләренчә, "андый яңа мәхкәмәнең кирәге юк. Яңа систем булдыруның урынсыз икәнен Гуантанамо төрмәсе үзе дә дәлилләде."

XS
SM
MD
LG