Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголлар татарларга кул чапты


Монголиядә беренче тапкыр татар моңнары яңгырады. Анда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады.

Ансамбль Улан-Батыр шәһәрендә үткәрелә торган “Дуслык ае” дигән чарада репертуарындагы иң яхшы чыгышларын тәкъдим итте.

Әлеге сәфәр Монголия белән Русия арасындагы тынычлык һәм дустанә мөнәсбәтләрне ныгыту нигезендә ел саен үткәрелә торган айлык кысалары уңаеннан оештырылган. Гомерләрендә беренче тапкыр татар моңып ишеткән монголлар, ике халыкның музыкаль аһәңнәренең бер-берсенә охшаш булуына шаккаткан. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әйтүенә караганда, монгол җырының сүзләрен татарчага алыштырсаң, ул чын татар җырына охшап кала икән.
Монголлар татар артистларына озаклап кул чапты


“Монгол һәм татар җырлары арасында уртаклык бик күп. Алар икесе дә пентатоника дип аталган тавыш рәтенә таянып иҗат ителгән. Шулай ук кубыз кебек уртак уен коралыбыз да бар”, диде ул.

Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, соңгы елларда Монголия белән Русия арарсында Советлар берлеге вакытында булган җылы мөнәсәбәт берникадәр онытылып, юкка чыгып торган. “Алга таба үзара хезмәттәшлек өлкәсендә бик күп эш эшләнер. Мәдәният һәм сәнгатьтән кала, икътисад, сәясәт, фән өлкәсендә дә күп эшләр башкарылачак”, дип уртаклашты ул.

Бу фикерне шулай ук Монголиягә барып кайткан Русия табигый фәннәр академиясе әгъзасы Илдар Үтәмешев та раслады. Аның сүзләренә караганда, Русия һәм Монголия арасында үзара хезмәттәшлек турында төрле тармакларга караган килешүләр имзаланган.

Илдар Үтәмешев әйтүенә караганда, монголлар татарларны бик җылы каршы алган. Әйтергә кирәк, бу концерны бары тик бер генә татар кешесе тамаша кылган. Ул да булса Улан-Батыр тимерьюлының башлыгы – Фильнарис Әкхәмов. “Озак вакытлар үз телен ишетмәгән һәм концертларын күрмәгән Фильнарис әфәнде безгә зур рәхмәтләрен әйтте. Беренче тапкыр татар моңнары ишеткән монгол тамашачылары исә, концерттан татар халкының да дөньяда барлыгын белеп кайтып китте”, диде Илдар Үтәмешев.
XS
SM
MD
LG