Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59
Римзил Вәли. Соңгы 15-20 ел эчендә милли мәгариф зур үзгәрешләр кичерде. Татарстан дәүләт шурасының соңгы утырышында Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров милли мәгарифне аяныч хәлдә дип белдерде. Кайбер районнарда татар мәктәпләренең иске бинага урнашуы, 14 район үзәгендә татар мәктәпләренең бөтенләй булмавы, Русия төбәкләрендә әлифбаның 2-нче сыйныфтан гына укытыла башлавы турында булган бу чыгышны Азатлык радиосы да яңгыраткан иде.

Татарстан парламентында әйтелгән тәнкыйть сүзе һәм мәгариф министры Наил Вәлиевнең җавабы хакыйкатькә туры киләме? Кем гаепле һәм кемгә ышанырга? Ни өчен күптән таныш бу мәсьәләдә ачыклык юк? Русия думасының милли төбәк компонентын стандартлардан төшереп калдыруы яңадан каралырга торганда хәлләрнең ничек, эш укытуны оештырудамы, аерым шәхесләрдәме, әллә укыту стандартларындамы икәнне белергә иде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә мәгариф мәсьәләләрен яктыртучы журналист Римма Гатина, милли оешмаларда укыту-тәрбия эшләрен өйрәнүче журналист Амил Нур катнаша. Парламент утырышындагы чыгыш һәм аңа җавап сезне ышандырдымы?

Римма Гатина. Әйе, мин бу утырышта катинашып ахырына кадәр тыңладым. Наил Валиев үз чыгышында гомумән Русиядәге, Татарстандагы хәлләргә күзәтү ясарга омтылды. Ләкин Ринат Закиров күтәргән барлык проблемаларга да ул җавап бирә алмады. Мисал өчен, Ринат Закиров Буаның татар гимназиясе өчен яңа бина бирелмәве турында да әйткән иде.

Римзил Вәли.
Димәк милли мәктәпләр иске бинада кала, ә яңа төзелгәннәрендә урыс мәктәпләре ачыла. Беряктан караганда аның өчен мәгариф министрлыгы җавап та бирмәскә тиеш кебек. Хәзерге канунга күрә, мәгариф-мәдәният өчен муниципаль берәмлекләр үзләре җавапта.

Римма Гатина. Шулаен шулай да... Ләкин Татарстан мәгариф министрлыгының республикадагы бөтен мәгариф өчен җавап бирүче оешма икәнен дә онытмаска кирәк. Ул курчак йөртүче кебек, җепләрне тартып, идарә дә итәргә тиеш. Фән һәм мәгариф министры исә, мәктәп биналары начар түгел дип кенә аңлатты.

Римзил Вәли. Мисал өчен, Әлмәттәге Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге гимназиядә бассейны да, спортзалы да бар. Уку бүлмәләре дә бик шәп.

Римма Гатина. Урыны-урыны белән андый мәктәпләр бар, әмма алар сирәк. Мәсәлән, Казанның Азинода татар-төрек гимназиясе бар. Аның бинасы бик яхшы, укытучылары да бик яхшы. Ялгышмасам, анда татар теленә дә сәгатьләр аз бирелми. Ләкин аннан ерак булмаган Совет районын алсак, 20-нче гимназия элекке балалар бакчасына урнашкан, хәтта спортзаллары да юк.

Римзил Вәли. Димәк, моңа акча җитмәү сәбәп. Кем кулында соң бу акчалар? Әллә корткычлык өчен махсус эшләнгән сәясәтме бу?

Римма Гатина. Татар гимназияләренең мөдирләре белән күп сөйләшергә туры килә. Алар һәрвакыт бина мәсьәләсен беренче урынга куя дип әйтер идем. Балалар җәлеп итер өчен төрле-төрле яңалыклар уйлап чыгарсалар да, бу гына җитми. Дәүләт үзе, мәсәлән, яңа бина төзеп, гимназияне матди яктан баетып, татар балаларына күпләп килергә мөмкинлек бирер иде, дип тә әйтә алар.

Римзил Вәли. Ата-аналарга өстәмә кызыксындыру: “бездә мәктәп шәп”, укытучылар яхшы хезмәт хакы ала, бассейн, спортзал, ашханәсе дә бар дип әйтсә, ул баласын китерәчәк кенә. Татар кешеләре башка телдә укыткан, мәсәлән яһүд мәктәбенә, үз балаларын бик теләп илтә бит.

Римма Гатина. Әмма милли мохит дигән әйбер дә монда зур роль уйный. Белүебезчә, узган гасырның алтмышынчы елларында татар телен кысырыклау аркасында күпме бала, берничә буын телсез калган. Нәтиҗәсе катнаш никахларга да китерә.

Римзил Вәли. Үз милләттәшең белән укысаң, гаилә тормышы да шул ук даирәдән сайланыр дигән фараз бармы?

Римма Гатина. Мин аның белән тулысынча килешәм.

Амил Нур. Минемчә, милли мәктәпләрнең фәкыйрьлеге дә бар. Аларның төп проблемасы- баласын укырга бирергә теләүче ата-аналарның саны кими. Берара, туксанынчы елларда, эйфория булды булуын. Мәсәлән, минем ике энекәшем татар сыйныфында укыды. Математика, физика, химияне алар урыс телендә, ә һуманитар фәннәрне татарча өйрәнде. Ата-ана бүген инде балаларын милли мәктәпләргә бирергә теләми. Күпләп бирә башласа хөкүмәт тә куркыр, ул уку йортларын яхшырак бинага чыгарыр иде.

Буада, әйтик, математика юнәлеше белән урыс мәктәбе ачылды. Күп район үзәкләрендә татар мәктәбе бөтенләй юк. Кеше хәзер баласына югары белем бирергә тели, ә ул татарча югары белемне алырга мөкинлек юк. Ягъни милли мәктәп ачабыз дип түрәләрнең егерме ел чүбек чәйнәве бары тик күзне буяу гына булды. Алар бит үз балаларын Швейцариядә укыта. Гади халык та надан түгел, алар да балаларын милли мәктәпкә бирергә теләми.
Римма Гатина һәм Римзил Вәли

Римзил Вәли. Мин үзем аз комплектлы татар мәктәбендә укыдым. Бер бүлмәдә дүрт сыйныф иде. Җиденчегә кадәр күп фәннәр татарча укытылды. Сигездән соң урысчага күчтек. Ләкин мин хәзер беренче сыйныфтан ук математика, география – барысы татарча укытылсын дип теләмәс идем. Ике телне дә камил белергә кирәк дип саныйм. Әдәбиятне, тарихны, милли эшләрне татарча итергә була. Шуңа күрә татар гимназияләрендә, татар мәктәпләрендә бар фәннәр дә бер генә телдә булсын дигән таләп тә куярга кирәкмидер...

Амил Нур. Мәктәбе түгел, югары белеме кирәк. Безнең түрәләр егерме ел буе милли университетны ачмас өчен йөз кырык сәбәп тапкан булып кыланды. Әнә барысы да каршы иде, тик Пирамиданы да салдылар, башка биналар да корылды, тагын әллә нәрсәләр, ләкин университетны ачмаска йөз кырык сәбәп таптылар. "Акрын, ипләп, уйлап эшләргә кирәк", дигән булып. Түрәләр үзләренә кирәк булганда гына тиз эшли. Милли югары мәгариф булмагач, татарның мәктәбе дә юк дип исәпләргә була.

Римзил Вәли. Милли университетның концепциясен төзеп тәкъдим итүче дә юк. Кайберәүләр татар балаларын шунда татарча укытырга мөмкин булыр иде дип саный. Икенчеләр исә, элита- кирәк кадәр илле-алтмыш балага белем бирергә дигән фикердә. Ә башка 100000 бала кайда укырга тиеш соң? Милли университет кына моны хәл итә алмыйдыр, мөгаен. Төзелеш академиясендә татар төркеме бар. Анда математиканы татарча укыталар.

Амил Нур. Мин инде нәрсә дә булса эшләргә мөмкинлекләр калмаган дип уйлыйм. Егерме ел үтте инде, ыштан тузды... Гади халыкка килсәк, ул баласын 200-300 мең сум ришвәт бирми торган укуга кертү өчен тырыша. Балалар ЕГЭ- бердәм дәүләт имтиханы белән газаплана башлады хәзер. Бу хәл исә, татар телле мәгарифнең дәрәҗәсе төшкәннән төшүгә китерә. Шуңа күрә, татар мәктәпләренә кеше килми. Миңа калса, фәкыйрь татар баласы өчен булса да яраклы туган телдәге факультетлар, университетлар ачсыннар иде. Пединститутны булса да саф татартелле итәргә Татарстанның хуты юк мени?!

Римма Гатина. Безнең халыкта татар телендә укып, сөйләшеп, кайда китеп була соң? дигән фикер дә өстенлек итә. Мин бер мисал китерер идем, Казандагы икенче татар гимназиянең директоры Кәмәрия ханым депутатлар белән очрашуда бер гыйбрәтле хәл сөйләде. Композитор Мәсхүдә Шәмсетдинованың улы шушы татар гимназиясендә белем ала һәм инглиз телен дә шунда өйрәнә.

Амил Нур. Әйе, яхшы рухлы милли белем йорты. Тик бу икенче гимназиядә физиканы да, математиканы да югары сыйныфларда татарча укыталармы? Аларны да урыстелле терминнарга күнектереп БДИ сынавына әзерләмиләр мени? Аннары әле бу бер генә гимназия. Депутатларга, кунакларга күрсәтә ала торган милли рухлы мәктәп ул.

Римзил Вәли. Кайбер гимназияләрдә, лицейларда математиканы инглиз телендә укыталар. Димәк, мөмкин булганда берничә фәнне берничә телдә укытып шуның янында татарча белем бирсәләр дә зыян булмас иде. Кайбер ата-ана, мин баламны Мәскәүгә, Петербурга, Новосибирскига укырга җибәрәм, ди. Аннан да кала ул бала эшкә, яки кияүгә чыгып башка өлкәгә, чит илгә дә китергә мөмкин. Шуңа күрә өчтеллелек гамәлдә булып, ана теле, әдәбият, тарих әйбәт итеп укытылса, минемчә, бу эш яртылаш эшләнә дә кебек.

Амил Нур. Димәк татар мәктәпләре гомумән кирәкми булып чыга мени?

Римма Гатина. Мин икенче гимназия турындагы фикеремне дәвам итеп, композиторның малае шушы гимназиядә инглиз телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, хәзерге вакытта Кушма Штатларда галәмне өйрәнү югары йортында укыганлыгын әйтәсем килә. Димәк, татар гимназиясенең потенциалы бар дигән сүз.

Римзил Вәли. Татар гимназияләренең кайберләре бик яхшы белем бирә. Сүз өчтеллелек: туган тел, урыс теле һәм чит телне гамәлгә кую турында бара.

Амил Нур. Без бүген ни өчен татар мәктәпләре начар биналарда, ни өчен аларны ябалар дип сүз башлаган идек. Сәбәбе- аларның рейтингы түбән, алар халыкка кирәк түгел, ата-аналары балаларын анда бирергә теләмәүдә. Әгәр дә икенче гимназиягә бераз гына татар зыялысы үз баласын бирә икән, бу бөтен чынбарлыкны да расламый әле.

Римзил Вәли. Буадагы мәктәп өчен Буа башлыгы җавап бирсен. Әлмәттә Фәхретдин гимназиясе, Чаллыдагы Гали Акыш һәм башка гимназияләр дә җитәрлек. Начары да бар. Ләкин бүген куелган төп мәсьәлә - балаларны әти-әниләре татар гимназиясенә бирергә теләми. Кайберсе бинасы начар ди, кайберәүләр башка сәбәп таба. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” газетасының 4 ноябрьдә чыккан санында Сәрия Сәдрисламова шушы турыда да әйтеп, Миңтимер Шәймиев татар мәктәпләре булмаган районнарны тәнкыйть утына тотып, тиз арада хәл итергә кушкан, дип яза.

Ә балалары урамда йөргәндә ата-ананың милли аңы үзгәрергә өлгергән инде. Урысча да сөйләшергә өйрәнгәч, алар бит өстәмә эштән дә курка. Татар балаларын татарча укытыр өчен, үзенең өендә дә татарча сөйләшергә кирәк бит әле. Ул балалар иркен итеп укырга, язырга да өйрәнергә тиеш. Ә әти-әни үзләре дә юньләп татарча белми. Халыкның үзаңын радио аша, телевидение аша, иҗтимаги оешмалар аша татарлыкка йөзен бормавыннан килеп чыккан эш бу. Монда башта кем гаепле соң: дәүләтме әллә ата-анамы?

Римма Гатина. Бу мәсьәләне ике яктан да карарга була. Әле генә бу мәсьәләдә дәүләтнең роле турында сөйләп киттек. Буын телсез калды дип ата-аналар турында да әйттек.

Римзил Вәли. Казанда, я булмаса Уфада ата-аналарның җыелып, 20-30 баланы, минем балам татарча укысын дип таләп итеп, гариза бирү дә компонет эшләре белән бәйләнгән микән? Татар теле гариза булса, компонент булмаса да укытылырга тиешме, әллә юкмы?

Римма Гатина. Мин сезгә бер генә мисал китерәм. Дәүләт шурасында булырга туры килде. Күптән түгел Яңа Савин районында 177-нче мәктәп ачылды. Аны киләчәк мәктәбе дип атадылар. Аның унынчы сыйныф укучылары дәүләт шурасына депутатлар белән очрашуга килде. Бу балалардан, сез татар телен беләсезме, дип сорагач, 32 баладан бишесе генә кул күтәрде. Димәк, безнең татар телен урыс балаларына өйрәтү тик эш булып чыгамы? Татар телен укытуны тиешле дәрәҗәгә куюга нәрсә комачаулый соң?

Римзил Вәли. Кем комачаулый соң? Шулай начар эшләргә президент, я булмаса хөкүмәт кушканмы?

Римма Гатина. Миңа калса, сәбәп тирәнрәктер. Күптән түгел дәүләт шурасында телләр турындагы канунның үтәлеше турында хисап каралды. Анда ике дәүләт телен дә яхшы белүче белгечләр исемлегенең төзелмәве турында әйтеп үтелде. Ул берничә елдан соң да төзелә алмый. Балаларда кызыксыну юк, димәк. Татар телен укып, нәрсә эшләп була соң дигән фикердә алар. Кызыксыну булса, мәсәлән, премьер-министр ике дәүләт телен дә белергә тиеш, ниндидер бүлек җитәкчесе татар телен дә белергә тиеш дисәләр, ул кызыксынып китер дә иде.

Римзил Вәли. Русиядә 2003 елда 1892 милли мәктәп булган. Узган ел исә 600-гә кимегән. Түбән Новгород өлкәсендә татар теле дәресе укытыла торган мәктәпләр 89% ка, Марый Илендә 54% ка, Пермь өлкәсендә 37 % ка кимегән. Башка төбәкләрдә татар теле гел үсә, ә Казаныбызда хәлләр аяныч дип әйтү дөрес буламы соң?

Амил Нур
Амил Нур. Менә без шәһәр үзәгендә утырабыз. Бер километр тирәлектә бер татар мәктәбе димим, сыйныфы бармы? Иң якындагысы 80-нче мәктәптә элек сыйныфлар бар иде. Анысы да татар мәктәбе түгел. Иң якын татар мәкәтбе автовокзал тирәсенә урнашкан. Ул моннан дүрт чакырым ераклыкта. Унсигезенче, өченче, сиксән тугызынчы мәктәп ишеләр янда гына - элита мәктәпләрендә президент оныклары, министр балалары укый. Алар исә берсе дә татар мәктәбе түгел. Ә гади халык алар белгәнне белмиме? Белә: татар мәктәбеннән алар өмет күрми.

Римзил Вәли. Татар мәктәбе нәрсә соң ул? Менә Мәскәүдә этно-мәдәни компонентлы, данлыклы Гыйльфанова җитәкчелек иткән мәктәп татар мәктәбеме? Хәзер бит татар биюен башкарган мәктәпләр дә татар мәктәпләре дип исәпләнә.

Амил Нур. Мин аны татар рухындагы урыс телле мәктәп дип уйлыйм.

Римзил Вәли. 100% татар телендә укыткан мәктәпне генә сез татар мәктәбе дип саныйсызмы?

Амил Нур.
Әйе. Әмма югары алу мөмкинлеге булмагач, бу идея утопия.

Римма Гатина. Мин сезнең игътибарны тагы бер проблемага юнәлтәсем килә. Күптән түгел Павлюхин урамындагы гимназия яныннан үтергә туры килде. Анда “татар гимназиясе” түгел, ә “татар телендә белем бирүче гимназия” дип язылган иде.

Римзил Вәли. Егерме җиденче мәктәп ул. Әйе, исеме шулай үзгәргән диләр. Бу мәктәптә эшләгән укытучыларны очратканым бар. Ягъни анда татарча яшәеш бар ди. “Казанда татар теле укытылмый” дигән сүз кайдан чыккан? Сыйфаты бик югары булмаса да, мәктәпләрнең барсында да дәүләт теле буларак татар теле дә укытыла.

Амил Нур. Мәктәпләрдә татарча укыту әлегә бар, әмма ата-аналар гадәттә балаларын татарча укытырга теләми.

Римма Гатина. Бәлки халыкның милли үзаңын үстерүдә эшләр дә җитмидер. Дәүләт җитәкчеләре үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.

Римзил Вәли. Түгәрәк өстәл сөйләшүе тәмамланса да, ачык кына бер фикергә килеп булмый. Шулай да, бу әңгәмә нәтиҗәсез дип әйтмәс идем. Татарстан дәүләт шурасында Ринат Закиров чыгыш ясап, фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев аңлатма биргәннән соң да, миллли мәгарифнең хәле аянычмы, әллә гадәттәгечә чыдарлыкмы икәнлеге дә билгесез.

Ноябрь аенда Русия дәүләт думасы һәм Русия фән, мәгариф министрлыгы вәкилләре Казанга укыту стандартларындагы милли компонентның язмышын тикшерергә килүенә санаулы көннәр калса да, төгәл диагноз һаман юк. Эш мәгърифәтчеләрнең, мәгариф түрәләренең дөрес эшләвендәме, әллә федераль канунның милли төбәк компанентын төшереп калдыруындамы? Бәлки уртак караш соңрак әйтелер. Ләкин шунысы ачык- җәмгыять, мәгариф тармагы, җирле һәм үзәк хакимият, газета, радио-телевидение каналлары, җәмәгать оешмалары бергәләп тотынмыйча, бигрәк тә шәһәр җирендә, милли сыйныфлар һәм мәктәпләр чәчәк атмаячак. Милли мәгариф, милли телләр мескен, аяныч хәлгә төшә генә барачак.
XS
SM
MD
LG