Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяны бөлдергән кризис


Римзил Вәли. Соңгы араларда Русия, шул исәптән, Татарстан халкының да күңелендә бер сорау, бер кайгы: банклар, акчалар, ширкәтләр финанс кризисы кичерә. Нинди бәла бу? Кайдан чыккан ул? Түгәрәк өстәл сөйләшүенең темасы – финанс кризисы.

Татарстан һәм татар халкын алда нәрсә көтә? Бу кризисның сәбәпләре нидән һәм киләчәк ничек булыр? Әңгәмәдә Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды мөдире киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин, икътисад һәм сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин һәм журналист Гадел Галәметдин катнаша.

Гадел Галәметдин. Менә айдан артык инде банклар бик авыр көннәр кичерә. Татарстан президенты, башка җитәкчеләр дә, Татарстан ширкәтләренә чит илләрдән инвестицияләр аз керү сәбәпле бу кризисны артык югалтусыз кичерәчәк, дип әйтә. Халыкны банклардан акчаларын алмаска өнди. Ләкин, “Татфондбанк” белән булган хәлне ишеткәч, халыкта ниндидер курку да, шик тә бар. Көндәлек кулланылыштагы товарларга да, машиналарга да бәяләр төшә башлады. Газет-журналларда да бу финанс кризисының торакка да тәэсире булмый калмас дип язалар. Мисал өчен, кайбер саннарга күз салсаң, туксан биш фатирга биш сатып алучы гына бар икән. Туксан фатирга сорау юк.
Гадел Галәметдинов


Казан янындагы Константиновка авылында “Кулонстрой” дигән зур бер ширкәт, мисал өчен, беркайчан да төзелештән китмәс кебек иде. Ләкин, ул да җиде-сигез катын күтәргән йортны төзүне туктаткан. Төзүче эшчеләрне бер айга ялга җибәрергә мәҗбүр булган.

Хәзер халык та аптырашта. Бер яктан, бәясе төшә дип фатир алырга шикләнә. Чөнки, егерме процентка төшергә мөмкин дип белдерүчеләр дә бар. Икенче яктан исә, моңа кадәр банктан кредит алган кешеләр, банкларның үзләренең хәлләре бик яхшы булмау сәбәпле, банк процентны төшерә алмый, киресенчә, күтәрәчәк кенә икән, дип сөйләнә.

Мидхәт Шәрифуллин. Татар халкында бер мәкаль бар: дөнья куляса, әйләнә дә, бер баса, диләр... Тарих битләренә карасак, мондый дөнья күләмендәге көчле финанс кризислар ике-өч кенә булмаган. Алар XIX гасырда да, XX гасыр башында да, аннан соңгы елларда да, аннан килеп АКШның бөек президенты Джордж Вашингтон вакытында да булган ул.

XXI гасыр башында менә бу дөньякүләм кризис иң әшәке куллары белән килеп каптырды да инде. АКШта башланып китсә дә, дөньякүләмгә әйләнде ул. АКШта банклар керем артыннан куа-куа фатир, ипотека өлкәсендә бик күп еллар эшли. Соңгы вакытта алар шушы ипотекага таянып кешеләргә күпме фатир кирәк, каршылыксыз эшләгән.

Мөрәҗәгать иткән гаиләләргә елга бер-ике процентлы ипотека биргәннәр. Аны биш-алты тапкыр алучылар да булган. Ахырда бу гаиләнең акчаны кайтырырга мөмкинлеге булмаган. Банкның исә, акчасы киткән, ә кайтаручы юк. Шулай итеп банк банкротка әйләнә. Банкротка чыгуның икенче сәбәбе – алар бит башка банклардан активлар, кыйммәтле кәгазьләр дә алган. Аларны фонд базарына куеп, сатып керем алырга да теләгәннәр.

Менә бер мисал, Италия премьер-министры Берлускониның байлыгы егерме миллиард доллар. Ә аның күп кенә акчасы шушы кыйммәтле кәгазьләрдә банкларда яткан. Кризис башлангач базарда бәяләр 41 процентка төште. Берлускони ике миллиардка якын керемен югалткан. Димәк, бу кризис начар нәрсә тиз таралган кебек, бер җирдә генә ятмый. Ул Франция, Италия, һәм башка илләргә дә килеп җитте. Русиягә дә кагылды. Чөнки без дөньякүләм сәяси һәм икътисади киңлектә яшибез. Татарстанга да кагылды ул. Бездә дә чит ил инвестицияләрен алырга тырышалар. Ә банклар инвестицияләр биргән вакытта, гел акча гына күчерми, ә кыйммәтле кәгазьләр дә бирә. Бездән аларның бәясен суырып алырга телиләр.

Татарстан ярый әле кыйммәтле кәгазьләрне күп алмаган. Ә Русиягә килгәндә исә, хөкүмәт даирәләре бу мәсьәләне алдан сизеп, банкларга ярдәм итү өчен үзләренең бюджетларыннан, булган чыганакларыннан беркадәр акча бирде.

Римзил Вәли. Минем танышым өч ел элек Татарстан торак фондына өч йөз мең сум акча керткән булган. Фатир алам дип көтә, бәйгедә катнаша. Аңа һаман чират җитми. Бу кризистан соң акчаларына ни булыр икән? Сез дә утырып янмассызмы?

Мидхәт Шәрифуллин
Мидхәт Шәрифуллин. Татарстан президенты каршындагы бу торак фонды халыкка социаль ярдәм өчен эшли. Ул халыктан җыелган акчаларны, төрле оешма, ширкәтләрдән килгән керемнәрне берләштереп үзенең капиталын кыйммәтле кәгазьләргә салган фонд түгел. Ул акчаны бары тик бер максатка гына – халыкка хөкүмәт ярдәме белән бирә торган фатирларны төзү өчен тота.

Татарстан президенты Азнакайда чыгыш ясаганда халыкны тынычландырып, 27 меңнән артык кешедән бүген унҗиде меңе фатир алды, акча биргән ун мең кеше чират көтә, диде. Президент сүзләренчә, социаль ипотека программасына бернинди кризис та тәэсир ясамаячак. Андагы акчалар кыйммәтле кәгазьләргә, акцияләргә бәйләнмәгән. Бу программа да үзгәрмәячәк. Җиде процент күләмендә озынайтылган вакыт эчендә түләү сакланып калачак. Бүген квадрат метрга 22 мең сум дип бәя куелган икән, ул да үзгәрмәячәк. Шуңа да карамастан, дөнья күләмендә кризис башланды. Ә бездә химәячеләр шурасы тәкъдиме һәм президент хуплавы нәтиҗәсендә авыл халкының алу сәләте түбәнәю сәбәпле, авыл җирендәге яшь гаиләләргә төзелгән фатирларының бәясен шул килеш калдырып, озынайтылган вакытта түләүне җиде процент итеп түгел, биш процентка кадәр төшерделәр. Бу бит алга барыш дигән сүз.

Римзил Вәли. Бу карар кайчан кабул ителде?

Мидәт Шәрифуллин. Узган атнада кабул ителде.

Гадел Галәметдин. Җитәкчелек процентны төшерә ала алуын, ләкин бу программадан файда күрүчеләр күп түгел бит.

Мидхәт Шәрифуллин. Авыл җирендәге яшь белгечләр, яшь гаиләләр быел гына 1447 фатир алды. Димәк, 20-25 ел дәвамында аларның иң яхшы фатир алганы аена дүрт ярым мең, ә гадиерәк фатир алганнары ике мең ярым сум түләп барачак.

Гадел Галәметдин. Безнең сөйләшүдә шулай ук яшь икътисадчы Ринат Хәбибуллин да катнаша. Аның икътисадта беренче адымнары кризис вакытына туры килде. Сез аны сизәсезме? Эш башлаганда кредитлар да алырга туры килә.

Ринат Хәбибуллин. Минем бизнесым кечкенә түгел, бик кечкенә. Эшемне ярты ел элек башладым, шуңа күрә беренче баскычны үттем дияргә дә була. Кризис миңа бик каты таэсир итмәде, чөнки минем бизнесым кофе ясаучы машиналар белән бәйле. Алар кешегә көн саен кирәк әйбер. Мин акчаларны банклардан алмыйм, күбрәк туганнардан алырга тырышам.
Ринат Хәбибуллин


Римзил Вәли. Син сәясәт белгече дә. Русиягә бу зур бәламе, әллә көнбатыш белән чагышытырганда кечерәкме?

Ринат Хәбибуллин.
Көнбатыш бу кризисны көчлерәк кичерә, чөнки анда фонд базары зур үсеш алган. Икенчедән, бөтен дөнья глобализация процессларын кичерә, шуңа күрә бөтен илләр бер-берсе белән бәйле. Һәрбер ил финанс кризисының үзенчә тискәре нәтиҗәләрен ала. Бездә фонд базары кечкенә. 6 гына зур оешма кыйммәтле кәгазьләре фонд базарында сатыла. Русиядә инвестицияләр Мәскәүгә, Петербурга, Краснодарга, Калининградка һәм Казанга күп килә. Кризис бездә көчле булса, ул Казанга да нык сугачак.

Сәясәт ягыннан карасак, бу кризис күбесенчә психологик төсмерләр ала. Әле аның иң авыры киләсе елда булачак. Шуңа күрә безгә оптимизмны күбрәк тупларга кирәк. Үзәк Банкның 600 миллиард доллар алтын һәм валюта тупланмасы. Үктәбрдә алар 550 гә төште. Киләчәк буыннар фонды 50 миллиард доллар. Ул да кими...

Сәясәткә килгәндә исә, Казанда, Русия хөкүмәте башлыгы тиздән китәчәк дигән фаразлар бар. Чөнки аның җитәкчелеге кризисның иң югары ноктасына туры киләчәк. Ул хәзер үзенең урынына, янәсе, алмаш эзли дип тә сөйләнәләр.

Римзил Вәли. Путин милли лидер булып та танылды. Тиз генә китәр микән?

Ринат Хәбибуллин. Бүген Путин, Русиягә инвестицияләр үсәчәк кенә дип әйтәчәк. Ул үзенең оптимизмын югалтмый. Әкерен генә үзәк банк үзенең стратегиясен, ә финанс министрлыгы үзенең планнарын үзгәртә.

Римзил Вәли. Банкларга хөкүмәт биргән акчаларның файдасы булыр микән?

Мидхәт Шәрифуллин. Кризис бөтен дөньяга таралгач, хөкүмәт күпме генә тырышып, үзендә булган акчалары белән ярдәм итеп, тоткарларга теләсә дә, ул эзсез калмаячак. Монда, минемчә, акыл белән эш итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Акча бөтен банкларга да җитмәскә мөмкин. Яратканнары һәм яратмаганнары да бардыр... Хуш килмәгәннәре яна инде.

Мидхәт Шәрифуллин. Кечкенә банклар янырга тиеш. Алар соңгы вакытта шулкадәр күбәйде. Монда көчле банкларны саклап калырга кирәк.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Хәзер һәркемнең үз банкы. Казан җитәкчесенең үзенеке, торак фондының үзенеке, авыл хуҗалыгы министрлыгының да үз банкы бар.

Мидхәт Шәрифуллин. Аның җитәкчесе бар икән, ул үзе үк банкы турында кайгыртырга тиеш. Торак төзелешенә килгәндә, безнең Казанда бик күп оешмалар «черновой вариантта» фатир төзи. Аларга югары бәя тота. Бүген алар да бәяләрне арзанайтырга мәҗбүр. Халыкның фатир алу сәләте дә кимиячәк. Чөнки кредит бирмиләр, бирсәләр дә югары процентка гына.

Римзил Вәли. Илбашлар банкларга акча биреп, акча станогы шәп эшли башлап, инфляция дә көчәергә мөмкин.

Ринат Хәбибуллин.
Сәясәттә дә кызыклы әйберләр була. Чөнки Русия дөнья күләмендә үз имиджын сакларга тырыша. Татарстанга килгәндә исә, бу кризис бәяләрнең төшүенә ярдәм итте. Бу уңай хәл. Күп кенә кешеләр радиодан, телевидениедан кризис турында ишеткәч тә, тизрәк банкка барып, акчаларын алып, аңа товар алырга тырыша. Минемчә, бу кешеләр ялгыша. Бу паниканы да булдырмаска кирәк.

Римзил Вәли.
Кризис башланды. Безнең халык аңа әзерме, түгелме? Аны тагын ниләр көткәнен әлегә әйтеп булмый. Әйдәгез, берәр айдан тагын шул хакта сөйләшик әле. Бүгенге хәлләр нәрсәгә китерер икән?

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG