Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарда мюзикл булырмы?


Чит ил сәфәре игъланнары
Чит ил сәфәре игъланнары

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай иҗатына багышланган һәм “Казан ярминкәсе” дип аталган мюзикл куярга җыена.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов әйтүенчә, Тукайга багышланганын балалар төркеме әзерләсә, “Казан ярминкәсе” (бу исем әле тәгаенләнмәгән) Казанда узачак Универсиадага әзерләнеп төрле милләтләрнең Татарстанда дустанә яшәвен күрсәтәчәк.
Мюзикл түгел, ә җыр-бию һәм сүзле тамаша.
Раилә Гарипова
“Мин чит илдән килгән сүзләрне яратмыйм. Аны мюзикл дип атамас идем. Бу җырлы, биюле матур театраль спектакль булачак. Җырлы, биюле, сүзле күренеш. Мюзикл дигән сүз күңелгә хуш килми”,- ди ансамбльнең баш балетмейстры Раилә Гарипова. Билгеле, бу бию сәнгате остасының үз фикере.
Ә ансамбльдәге кайберәүләр “мюзикл” дигән яңа исем замана яшьләрен татар сәнгатенә җәлеп итәргә шәп кенә бер ысул булачак дигән карашта. Хәмитовның исә мюзиклга үз аңлатмасы.
“4-5 еллар элек безгә тамашачы йөрми иде. Ниндидер яңалыклар эзләргә тиеш булдык. Ике программага яңалыклар керткәч, бу рәвештә эшләүнең безнең өчен бик тә кулай булуын аңладык. Хәзер безгә тамашачы йөри”.
Ансамбль берничә дистә еллар буе башкарылып килгән бию-җырларны да “тарих сандыгы”на салып куймаган. Аларны да “алтын фонд” дип атап кирәк булган вакытта һәрберсен башкара ала. Кайберәүләр соңгы бер-ике ел эчендә куелган әсәрләрне тәнкыйтьләргә тырыша. Яңалыкны кабул итми. Татар халык иҗатыннан бөтенләй башка якка кереп китте болар дип әйтүчеләр дә юк түгел.
“Фольклорны аны стилизация итеп кенә дә күрсәтеп була. Һәм шулай ук әбиләр биегән һәм җырлаган кебек итеп тә күрсәтеп була. Әмма бүгенге көндә, минемчә, ул заманына туры килгән итеп бирелергә тиеш”,- ди Айрат Хәмитов.
Ансамбль 23 ноябрьдә Җәлил театрында концерт куя
23 ноябрь көнне Җәлил театрында булачак яңа сезонны ачуга багышланган концертта исә, узган ел сәхнәгә куелган “Җиде энҗе бөртеге” күрсәтеләчәк. Тамашачы 6 өр яңа бию дә күрәчәк. “Биюләр куючы Марат Кәримовны Башкортстаннан чакырдык. Ул ярдәм итә. “Болгар биюе”, “Татар биюе”, “Егетләр биюе” аныкы. Ә “Көмеш беләзек”не мин үзем куйдым. Күптәнге теләк иде ул. Анда берничә бию бер-берсенә үрелеп барырга тиеш иде. Бу концерт сезоны ахырына куеп бетерермен дип уйлыйм. Анда “Алтын пута” күренеше дә бар. “Безнең хәзинәбез” дип аталган зур бер күренеш булырга тиеш ул”,-ди Раилә Гарипова.
Франциядә яшәүчеләр һәм бельгиялеләр 20 минут алкышлаган
Җыр һәм бию ансамбле әле яңарак кына Европада үткән фольклор фестиваленнән кайтты. “20 минуттан артыкка сузылган көчле алкышлар вакытында үземнең татар булуыма һәм халкыбыз сәнгатен югары бәяләүләренә бик горурландым”, ди Айрат Хәмитов. Бу фестиваль вакытында аларны Европадага төрле илләргә һәм шулай ук Көньяк Кореяга да чакырып калганнар. Кем әйтмешли, акчаң булса Казанга кайтып та торасы юк. Акча мәсьәләсенә килгәндә, чит илләрдәге концертларны оештыручылар чыгыш ясыйсы урынга килеп җиткәч кенә калган чыгымнарны үз өстенә ала. Ә юл өчен ансамбль кесәсеннән түләргә кирәк. Хөкүмәт ярдәменнән башка чит илләргә барып җитү бик кыен, без күп бит, 60-лап кеше, ди Айрат Хәмитов.
Кризис та читләтеп үтмәде
Айрат Хәмитов
4,5 миллион сумлык президент гранты алуга карамастан җыр-бию ансамблен дөньяда бара торган икътисад кризисы да читләтеп узмаган. “Булган грантны тотып бетердек. Яңа программаларга сәхнә киемнәре тектек. Ул акчаны өч елга дип узган ел биргән иделәр. Хәзер, Алла бирса, тагын бирерләр дип өмет итеп торабыз”,-ди Айрат Хәмитов. Ә бүгенге икътисади кыенлыкларга килгәндә исә, сәнгатькярьләрнең хезмәт хакларына кагылган. Хәйран гына кимегән.
Бөтен нәрсә дә иң шәбе булырга тиеш
“Сәхнәгә матур итеп чыгарасың килсә, аның бөтен әйбере дә затлы булырга тиеш. Тукыма да, тегелүе дә затлы булырга тиеш. Арзан әйбердән тексәң, ул үзе үк “мин бик арзан, бернәрсә дә тормыйм” дип кычкырып тора. Без үзебезнең милли киемне алай күрсәтергә тиеш түгел. Татар халкына хас булганча иң яхшысын гына күрсәтергә тиеш”,-ди Раилә Гарипова.
Франция һәм Белгиядә үткән чыгышлар вакытында сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр ансамбль биюләренең, җырларының бик югары дәрәҗәдә башкарылуын әйткән. Киемнәр дә искиткеч дигән.
XS
SM
MD
LG