Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

Рәсми Мәскәү АКШның ракета калканы өлкәсендә яңа тәкъдимнәрен кире каккан. Итар-Тасс хәбәренә күрә, Кремльнең исеме әйтелмәгән рәсмие аларны "җитәрлек түгел" дип атаган.

5 ноябрьдә Русия президенты Дмитрий Медведев беренче еллык юлламасында Америка Европада ракета калканы урнаштырса, моңа җавап итеп Калининград өлкәсендә "Искәндәр" ракеталарын кую белән янаган иде.

Ике көннән Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Вашингтоннан яңа тәкъдимнәр алган. Ракета калканы өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күз алдында тоткан бу тәкъдимнәр арасында Польша һәм Чехиядә урнашачак корылмаларга Русия белгечләрен кертү дә каралган.

Менә шушы яңа тәкъдимнәр кире кагылган. Бу тәкъдимнәрдә Кремлгә нәрсә җитмәгәне төгәл әйтелми. Кайбер белгечләр фикеренчә, Мәскәү бу эшне махсус кичектерә, аны яңа сайланган президент Барак Обама белән хәл итергә тели.

Чехиядә радар һәм Польшада 10 ракетадан торачак бу калканны Буш идарәсе Иран һәм Төньяк Кореа кебек илләрнең ихтимал ракета һөҗүменә каршы дип алга сөрә. Мәскәү моңа ышанмый, Иранның андый ракеталары юк ди һәм бу калканны үзенә каршы дип кабул итә.

Сайлау ярышы вакытында Обама Европада ракета калканы урнаштыру планнарына шик белдергән иде. Бу калканның кирәклеге технология яныннан дәлилләнгән очратка гына аны хуплаячагын әйткән иде.

Сайлау кампаниясе бер әйбер, ил башы булу – икенче. 20 гыйнварда вазыйфасына керешкәч Обама калканга карата фикерен үзгәрергә дә мөмкин. Күрәсең, менә шуны истә тотып, Русия рәсмиләре бу очракта аны нәрсә көткәнен алдан кисәтеп куярга тели.

"Обаманың нинди карар кабул итәсен фаразлыйсым килми. Ләкин әгәр ул бу адымга барса, Русиядән нәрсә көтәсен алдан белеп торырга тиеш."

Русиянең Европа Берлегендә илчесе Владимир Чижов бу сүзләрен чәршәмбедә Бруссельдә әйтте.

Шул ук көнне Русәнең тышкы эшләр министры Сегей Лавров Мәскәүдә Кушма Штатлар дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бөрнс белән очрашты.

Мәскәү белән Вашингтон аралары Грузия низагы аркасында суынганнан бирле Бөрнс Мәскәүгә килгән иң юагары американ рәсмие булды.

Ул моңа кадәр Русиядә американ илчесе булып эшләде, аның Татарстанда булганы да бар. Хәзер дәүләт департаментында күчеш төркеме рәистәше итеп билгеләнде.

Бүгенге очрашуда Америкада хакимият алышыну уңаеннан ике ил арасындагы төрле мәсьәләләр тикшерелгән, шул исәптән ракета калканы да. Тарафлар декабрь аенда моңа кабат әйләнеп кайтырга килешкән.

XS
SM
MD
LG