Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман фестивале киңәйгән


Альфред Мөхәммәтрәхимов Уфада чыгучы "Рисәләт - Послание" газетасын укый.
Альфред Мөхәммәтрәхимов Уфада чыгучы "Рисәләт - Послание" газетасын укый.

Казанда икенче мөселман матбугаты фестивале эшен башлап җибәрде.

Тантаналы ачылышы “Ривьера” кунакханәсендә узды. Анда мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова кебек дини вә дөньяви түрәләр булды. Алар дини матбугатның көч туплап килүен әйтте.

Чараны оештыру, кунакларны чакыру чыгымнарын күтәрүдә Мәскәүдәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау вакыфы, “Татмедиа” берләшмәсе дә ярдәм иткән.


Үзара фикер алышалар

Мөселман матбугатыI фестивале нәзарәт вәкиле, мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб фикеренчә, татар журналистларына аралашу мөмкинлеген бирә. “Мөселман журналистларының Бөтенрусия конференциясе” дигән җыенда алар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә ала”, ди ул.

“Яңа дини газеталар, журналлар нәшер ителә башлады, рухи тормыш турында аерым кушымталар, махсус тапшырулар шактый. Интернет сәхифәләр дә бар. Аларның сыйфатын да яхшыртасы иде”, ди Вәлиулла Ягъкуб.

Тантаналы ачылышта мөфти Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясый.

Ислам журналистикасыннан ерак түгел

Альфред Мөхәммәтрәхимов исә “Яңа гасыр” телевидениесендә хәбәрче булып эшли. “Без мөселманнар турында даими хәбәрләр бирәбез. ТНВ каналында “Нәсыйхәт” исемле махсус дини тапшыру да бар, башкалары да ислам журналистикасыннан ерак түгел”, диде ул.

Узган елны мавыктыргычрак булган

Мөхәммәтрәхимов, быелгы чара узган елдан тыйнаграк итеп ясалган, ди. Аның сүзен “Шәһри Казан”да даими чыгып килүче “Иманлы сүз” сәхифәсен алып баручы Алсу Мәҗитова да куәтли. Алсу, узган елны бу чарада күргәзмәләр эшләде, программасы да мавыктыргычрак иде, ди.

Бер бавыр, бер җан булып

Ә оештыручы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб киресенчә фестиваль яхшы ясалды, ди. Ул Мәскәү, Уфа, Алматадан килүчеләрнең булуын, “география” киңәювен әйтә.

Әйтик, читтән килүчеләр арасында Казакъстаннан “Наш мир” иҗтимагый сәяси газетасы мөххәррире Айдар Каипов та бар. Казакъ мөселманы бөтенрусия мөселман матбугаты фестивале татар белән казакъны дуслаштыра, дип саный. “Татар белән казакъка бер бавыр, бер җан, кардәш булып яшәргә язсын”, ди ул.

XS
SM
MD
LG