Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Русияның бу адымы бигрәк тә соңгы айларда ачык күренә башлады. БДБның уртак иминлек оешмасы хәрби хезмәттәшлек кысаларында хәзер Русия уртак һава саклану берлеген төзәргә тәкъдим итә.

Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең уртак иминлек оешмасы генераль секретаре Николай Бордюжа күптән түгел: "Үзәк Азияда булдыралачак халыкара көчләрнең барлык һөҗүмнәргә каршы җавап бирә алырлык көчтә булуы шарт", дип белдерде.

Якшәмбе көнне ясаган чыгышында Бордюжа, Русия президенты Димитрий Медведевның Үзәк Азиядә 5 мең хәрбине урнаштыруны күздә тоткан килешү тәкъдимен Дәүләт Думасына җибәрүен белдерде. Бордюжа шулай ук әлеге килешү әгъза илләр тарафыннан расланган очракта, аның кичекмәстән тормышка ашыралачагын әйтте.

Ләкин кайбер белгечләр, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре белән уртак иминлек оешмасы кысаларында хәрби хезмәттәшлекне арттыру чаралары ярдәмендә Русия, чынлыкта Үзәк Азиядә үз йогынтысын җәелдерегә һәм хәрбиләр санын арттыруны күздә тота дип белдерә.

"Кытайның серле һәм алдан күзаллап булмаган җәюлү сәясәтен туктату" яисә "АКШның төбәктәге агрессив сәясәтенә каршы борчылу" исеме астында Русия, бигрәк тә Үзәк Азияда төбәк илләре белән хәрби сәясәт һәм хәрби кораллану мәсьәләсендә хезмәттәшлекне арттырырга тырыша.

Бордюжа 12 сентябрьда ясаган чыгышында, БДБ уртак иминлек оешмасына агъза, Русия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның уртак хәрбиләрнең санын арттырырга килешүен белдергән иде.

Бордюжа фикеречә Үзәк Азиядә булдырылачак бу халыкара көч, читтән килгән барлык янауга каршы җавап бирә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Уртак хәрби бүлегендәге берләштерелгән махсус ашыгыч көчләр бу эштә кулланылачак. Бу көч 10 батальоннан торачак һәм аңа барлык әгъза илләр уртак шартларда иганәчелек итәчәк, ләкин Русия килешенгән шартларда берлекне корал белән дә тәэмин итәчәк.

Бу мөһим белдерүдән соң, 15 октябрьдә Питербурда, сакалану министрларының уртак җыены узды. Анда уртак һава хәрби саклану системасы турында киңәшләүләр булды.

Лондондагы хәрби һәм саклану белгече Петер Фелстеад, Русиянын бу адымына Грузиядагы низаг итәргеч булган дигән фикердә тора:

"Русия үз көчен яңадан арттырырга тели. Чөнки ул Грузия үрнәгендә үзенең ялгышларын күрде һәм хәзер элекке көчен яңадан кайтарырга омтыла. Русия күрше илләрдә үз йогынтысын арттыру өчен гадәттә энергия хезмәттәшлеген куллана иде. Чөнки энергия өлкәсендә аларның Русиягә ихтияҗы бар иде. Һәм хәзер бу хезмәттәшлек саклану өлкәсенә күчә башлады" диде Фелстеад.

XS
SM
MD
LG