Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов өстенә күләгә


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевны тикшерү изоляторында тоткарлау вакытын озайтканнар.

Ул 25 декабрьгә кадәр озайтылган. Экс-сенатор яллап кеше үтертүдә, ришвәт бирүдә гаепләнде. Соңрак аңа террор һәм Урал Рәхимовка һөҗүм оештыру гаебе дә өстәлде. Бу һөҗүм дигәнең, Урал Рәхимовның сак хезмәте машинасын шартлату вакыйгасы.
Игорь Изместьев яллап үтертүдә могҗиза белән исән калган эшкуар Юрий Бушев экс-сенаторны тикшерүчеләрне мәхкәмәгә бирде.

Аның сүзләренчә, төп заказчы - Урал Рәхимов. Бушев 1997 елны Ирланд компаниясенең Русиядәге бүлекчәсен җитәкләгән булган. Бушев Урал Рәхимовның аларны 33 миллион доллар һәм 800 000 тонна нефть белән төп башына утыртуын белдергән. Аның сүзләренчә, шуларны таләп итә башлагач, Урал Рәхимов аның никахсыз хатынын үтерткән, үзе чак-чак исән калган.

Болар хакында Изместьевны тикшерүчеләргә әйтеп тә игътибар булмагач, ул гына да түгел, аны үзен һөҗүм эше белән таныштырудан читләштергәч, ул мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

XS
SM
MD
LG