Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нерпа" көймәсендәге каза ялгышлык белән килеп чыккан


Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, “Нерпа” атом су асты көймәсендәге һәлакәт бер кешенең ялгышлыгы аркасында килеп чыкты, дип хәбәр итте. Ул янгын сүндерү системасын кабызган булган. Көймәдә булган шушы кеше инде гаебен таныган, шулай ук тикшерүчеләр көймә өчен җаваплы җитәкчелекнең ни дәрәҗәдә гаепле булуын тикшерә.

Билгеле булганча, 8 ноябрьдә Япон дингезендәге сыналу вакытына янгын сүндерү системасы кабынып китә, ул зыянлы фреон газын сиптерә, шуның аркасында көймәдә 20 кеше һәлак була, 21 кеше зыян күрә.


Барлыгы көймәдә 200-дән артык кеше булган, алар арасында сынау сәфәренә көймәне кабул итүче комиссия һәм анда хезмәт итүче хәрбиләр дә чыккан, дип хәбәр ителә.
Бүген дә “Большой камень” шәһәрендә җеназалар үтте.
XS
SM
MD
LG