Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман ярышында “Эфир” җиңде


Казанда мөселман матбугаты фестивале һәм бәйгесе узды.
Казанда мөселман матбугаты фестивале һәм бәйгесе узды.

Мөселман матбугаты ярышында “Эфир”ның “Город” тапшыруы уңыш казанды. "Мөселман интернет мәгълүмат чарасы" бүләге “Интерфакс”ка тәтеде.

Казанда икенче мөселман матбугаты фестивале һәм бәйге тәмамланды. Бәйге хәзер “Каләм” дип атала.

Фирая Бәдретдинова белән Дилбәр Фәезгә

“Мөселман журналистикасына керткән өлеш өчен” бүләген «Сөембикә» журналы мөхәррире Фирая Бәдретдинова алды.

Иң яхшы радиотапшыру дип “Яңа гасыр” радиосыннан Дилбәр Фәез ясаган “Хак дин” дип аталган даими тапшырулары табылды.

“Кыйбла” вә “Город”

Ә мөселманнар турында иң яхшы сюжетны “Эфир” телеканалындагы “Город” тапшыруы өчен Эльвира Шәрәфиева әзерләгән булып чыкты. Татарча телевидение тапшыруы дип «Чаллы-ТВ»дан «Кыйбла» табылды.

Дөньяви чыганакларда басылган мәкаләләре өчен Яшел Үзән шәһәр газетасыннан Әлфия Зыякова, “Зәй офыклары” газетасы хәбәрчесе Рәсимә Кашапова бүләк алды.

“Интерфакс” - "мөселман интернет мәгълүмат чарасы"


“Иң яхшы мөселман интернет мәгълүмат чарасы” дигән номинациядә мөселман сайты түгел, ә “Интерфакс” агентлыгының Казан бүлеге хәбәрчесе Диана Бачурина табылды.

“Дини мәгълүмат чараларында Татарстанның рухи тормышына багышланган иң яхшы мәкалә” дип Яшел Үзән районының “Рассвет”, Түбән Кама районының “Рисалә” газеталары материаллары табылган.


Шулай ук «Ислам-инфо» (Казан), «Татарстан» радиосы, “Бөгелмә авазы” газетасының “Сәҗдә” кушымтасы да жюри тарафыннан билгеләп үтелде.

Казан бүләге Казанга

Ә менә Казан шәһәре хакимияте махсус бүләген үз газетасына бирде. “Казан – мөселман Русиясенең рухи үзәге”исемле махсус бүләге булган ноутбукны “Шәһри Казан”да даими чыгып килүче “Иманлы сүз” сәхифәсен алып баручы Алсу Мәҗитова алды.


Узган елны алсаң, быел көтмә

Бүләк өләшүчеләр җиңүчеләрне нинди кысадан чыгып билгеләгән? Мөфтинең урынбасары Вәлиулла Ягъкуб: “Бу безгә билгеле түгел. Аны КДУның журфак укытучысы Илһам Фәттахов җитәкләгән жюри карады”, ди.

Бу бәйгедә узган елны бүләк алган һәм исемсез калырга теләгән бер әңгәмәдәш исә: “Мөфтияттә алдан ук кисәтеп куйдылар. Узган елны бүләк алучылар быел алмый дип. Бу да "Бәллүр каләм" бәйгесе кебек үзара бүлешүгә ошаган ”, диде.

Илһам Фәттахов исә, килгән материалларны бик кыска вакытта карауларын һәм алар арасында сыйфатлы эшләрнең дә күп булуын ассызыклады.

Шулай ук күзәтүчеләр арасында, җиңүчеләр исемлегендә бәлага тарыган мөселманнарны яклаучылар түгел, ә мөфтият эшен, рәсми дини чараларны даими яктыртучылар, хөкүмәт чыганакларында эшләүчеләр күберәк, дип зарланучылар да булды.

Дини матбугатны үстерүче бәйге

"Бәйге нәтиҗәләре һәрвакытта да тугры була алмый. Әмма бу бәйге барыбер дини матбугатны бер башка югары күтәрә", диде бу нисбәттән татар журналистикасы ветераны Шәех Зәбиров.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да: "Дини темага язучылар һәм дини матбугат чаралар туксанынчы елларда пәйдә булды. Бүген алар инде көч җыеп, үзләре бер юнәлеш булып үсеп чыкты", дип саный.

XS
SM
MD
LG