Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлек юллары төрле


Кайсын сайларга?.. Әмирханов, бәйсезлек сорау мәҗлесне бетерәчәк, дисә, Бәйрәмова, көтәргә вакыт калмады, ди.

“Звезда Поволжья” газетасының 13 ноябрь санында “Милли мәҗлестә Путч” дигән мәкалә дөнья күрде. Аны бу оешманың рәисе Илдус Әмирханов язган. Ул Милли мәҗлес карарларын тормышка ашыручы Милли идарә идәнасты хөкүмәте булып халыкара оешмаларга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген сорап мөрәҗәгать итергә ашыкмаска тиеш дип белдерә. Милли идарәне Әмирханов үзенчә, Бәйрамова үзенчә күрә.
“Бүгенге көндә устав буенча Милли мәҗлеснең вазифалары Татарстанда гына түгел, ә дөнья күләмендә милли идарә челтәрен, ягъни системасын булдыру. Ул узган гасырның 17 елында да шулай куелган булган.
Аның үзенең милли идарәсе һәм милли парламенты булырга тиеш. Ул бары тик милләт проблемаларын гына хәл итергә тиеш. Ә инде ул дәүләт төзү эшләре белән чыга алмый. Чөнки бу бөтенләй башка, халыкара мәсьәлә”, ди Илдус Әмирханов.
Милли мәҗлес рәисе урынбасары Фәүзия Бәйрәмова исә, бары тик Милли хөкүмәтне торгызып кына үзгәрешләрләргә ирешеп була, дип белдерә. Аның фикеренчә, әле күптән түгел генә булган утырышта бу хакта килешенгән.
“Без анда бу состав белән генә Милли мәҗлеснең вәкаләтләрен озайта да, кечерәйтә дә алмыйбыз, бер кешене дә күтәрә дә, төшерә дә алмыйбыз, ә бары тик Милли хөкүмәтне генә яңадан торгыза алабыз дигән төп фикергә килдек.
Безнең Милли хөкүмәт бар иде. Милли мәҗлес оешканда ук аның программасына һәм уставына да кертелгән иде. 1992-94 елларда Илгиз Бариев Милли хөкүмәттә яхшы гына эшләп тә алды. Аны без яңадан торгыздык. Милли мәҗлес милләт өчен канун чыгаручы оешма. Ә Милли хөкүмәт аның башкарма комитеты булырга тиеш”, ди Фәүзия Бәйрәмова. Һәм Милли хөкүмәт халыкара оешмаларга Татарстанның бәйсезлеген тану турында мөрәҗәгатьне җиткерү генә дә зур адым булыр иде дип белдерә.
“Без кабул иткән карарларны халыкара оешмаларга җиткерү өчен бөтен документларны Милли хөкүмәткә тапшырдык. Ә Татарстанның бәйсезлеген тану мәсьәләсенә килгәндә, мондый мөрәҗәгатьне без 1992 елның 1 февралендә үк кабул иттек. Ул вакытта Камал театрына 1000 кеше җыелган иде. Анда Милли мәҗлеснең беренче корылтае үтте. Ә ул бүгенге көнгә кадәр тормышка ашырылмаган. Халыкара оешмаларга тиешле дәрәҗәдә илтеп җиткерелмәгән”.
Илдус Әмирханов бәйсезлеккә омтылуны бөтенләй башкача күрә. Ул халыкара оешмаларга бүген үк мөрәҗәгать итүне провокация гамәле дип бәяли.
“Мондый провокация гамәле Милли мәҗлесне бетерүгә китерергә мөмкин. Аны бер мәртәбә мәхкәмәгә биреп яптылар инде. Вил Мирзаяновлар аша халыкара оешмаларга чыгып, Русиядән аерылып дәүләт төзү бүгенге көндә актуаль мәсьәлә түгел. Мин аны фетнә дип атыйм. Ул Милли мәҗлесне бөтенләй юкка чыгаруга юнәлгән”.
Илдус Әмирханов сүзләренчә, татар халкы бәйсезлекне бөтенләй онытырга тиеш булып чыга мени?
“Дәүләт мәсьәләсе ул бик җитди мәсьәлә. Ул беркайчан да көн кадагыннан төшми. 91-92 елда да бар иде. Мин аны ул вакытта күтәреп чыктым. Әмма дәүләт Чечнядагы кебек халыкны канга батырып оешырга тиеш түгел.
Көньяк Осетияне, Косованы да әйтәләр хәзер. Алар бит менә шушы чын көрәш нәтиҗәсендә барлыкка килмәде. Ике супердержаваның үзара якалашкан вакытында китереп чыгарган соталит оешма алар.
Сүз дәүләттән баш тарту турында бармый. Милли аңны әзерләү, милли рухны үстерү турында бара. Милли мәҗлеснең максаты дин, мәгариф… һб нигезендә халыкны әзерләп һәм шулай ук дөнья җәмәгатьчелеген дә әзерләп, тарихи шартларда кан коймый гына дәүләткә чыгу ул. Ул көн кадагыннан тормый. Безнең төп перспектива”.
Ә Фәүзия Бәйрәмова исә, бу утырыш вакытында Илдус Әмирханов тәкъдим иткән рухани башлыкны сайлап, аның аша эш итү бүгенге көнгә туры килми һәм вакытны сузып торудан мәгънә дә юк, дип белдерә.
“Ул анда безгә үзенең яңа идеясен тәкъдим итте. Имеш без Ирандагы Аятулла Хөмәйни кебек эшләргә тиеш. Имам сайларга тиешбез. Гаиләңдә генә булса да үзең язган теория белән яшисеңме? Шуны милләткә кертмәкче буласың. Милләт аларга әзер түгел. Әйдәгез конкрет эшләр белән шөгыльләник. Безнең теләсә нинди идеяләр белән утырырга вакытыбыз да, хакыбыз да юк, дип шушы сүзләрне әйтергә мәҗбүр булдым.
Безнең читтә менә дигән татарларыбыз бар. Кайбер эшләрне аларга биреп. Кайбер эшләр эшләтергә кирәк”.
“Звезда Поволжья” газетасында “Милли мәҗлестә Путч” дигән мәкалә дөнья күргәч, кайберәүләр утырыш вакытында да, утырыштан соң да җитди генә каршылыклар туган икән дип тә уйларга мөмкин.
“Анда безнең арада бернинди бәхәс булмады. Эшләп китешү юлларын тәкъдим итешү иде. Мин Илдус Әмирхановтан бу эшләр турында газеталарга язып чыкмавын сорадым. Дөрес аңламаулары мөмкин, без үзара бәхәсләшмибез, ә шушы Милли мәҗлесне эшләтеп җибәрү юлларын гына эзлибез, дидем. Ул: “Язмам”,- диде. Һәм менә язып чыккан”, ди Фәүзия Бәйрәмова.
Билгеле булганча, Милли мәҗлеснең утырышы 26 октябрь көнне үткән иде. http://www.azatliq.org/content/Article/1333009.html
XS
SM
MD
LG