Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: Без Русия басымына бирешмибез


АКШ саклану министры Роберт Гейтс, илнең Русия басымына бирешмәвен һәм ракета калканын Европада урнаштыру планнан баш тартмавы хакында белдерде.

Үткән атнада Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия АКШ планына җавап итеп, Калининградтта “Искәндәр” ракеталарын урнаштырга мөмкин дип әйткән иде.

АКШ саклану министры, Русиянең бу янаулары "чамасыз һәм дөрес түгел" дип әйтте.

Ул, шулай ук вакытта, Вашингтон Русия белән эшлекле һәм уңай мөнәсәбәтләр коруга омтыла дип белдерде.

Гейтс шулай ук АКШның Эстониядә кибер һөҗүмнәрдән саклану мәсьәләләрен өйрәнүче фәнни институтны оештыру турында белдерде.

Болар хакында Роберт Гейтс Таллинда барган НАТО илләре саклану министрларының очрашуы тәмамлангач белдерде.
Әлеге җыенда Украинаның НАТОгенә керүенә әзерлек мәсәләләре тикшерелде.
XS
SM
MD
LG