Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карта буяп күз буяу


Русия хаританы шулай күрә
Русия хаританы шулай күрә

Абхазия һәм Көньяк Осетияне Русиядән башка танучылар бик күренмәсә дә (Никарагуа андый теләген белдерде, әмма әлегә илчесен билгеләмәде), Мәскәү инде аларның "бәйсезлеген" географик хариталарда да билгеләп куймакчы.

Русиядә басылачак сәяси хариталарда Абхазия һәм Көньяк Осетия Грузиядән аерым төсләргә буялачак - ягъни алар хәзер Тифлистәге хакимият дәгъвалаган җирләр булып курсәтелмәячәк.

Бу хакта Русиянең геодезия һәм картография федераль агентлыгы башлыгының урынбасары Радмил Шаяпов белдерде. Шушы карарга Русиянең тышкы эшләр министрлыгыннан алынган тәкъдим нигезендә киленгән.

Әлеге ике республиканың Русия хариталарында аерым төсләргә буялуыннан тыш аларның башкалалары да грузин язылышыннан арына һәм киләчәктә Абхазия башкаласы Сухум дип, ә Көньяк Осетиянеке Цхинвал дип язылачак.

Шаяпов сүзләренә караганда, бу үзгәрешләр белән беренче сәяси хаританы Русия 2009 елда чыгарырга планлаштыра.

Русия һәм Никарагуадан тыш шушы ике республиканы дөньяда бер генә ил дә танымады. Хәтта Мәскәүнең иң якын беректәшләре дә, мисал өчен Беларусь, моны эшләргә ашкынып тормый. Никарагуа да әлегә Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген танырга теләвен генә белдерде, әмма илчеләрен билгеләмәде.

Шулай итеп, Грузия төбәкләрен бәйсез буларак бер Мәскәү генә таныды дияргә була. 13 ноябрьдә Русия президенты Дмитрий Медведев, бу турыдагы карар инде кире үзгәртелмәячәк дип әйтте. "Le Figaro" басмасына ул "мондый эшләр белән шаяртмыйлар. Без ике яңа халыкара хокук субъектын таныдык", дип белдерде.

Абхазия белән Көньяк Осетия үзләрен бәйсез дәүләт дип атаса да, андагы халыкның зур өлешен Русия ватандашлары тәшкил итә, әйләнештә Русия акчасы - рубль - йөри, анда Русия гаскәрләре урнаштырылган һәм әле яңалары көтелә, Русия даими финанс ярдәм күрсәтеп тора.

Ягъни Мәскәү бәйсез санаган ике төбәк тә асылда Русия җиренә әйләнә бара. Мәскәү моны төрле буяуларга буярга тырышса да.
XS
SM
MD
LG