Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:20

Икътисад көрчеге аяктан ега


Дөньядагы икътисади кыенлыклар шаукымы Башкортстанда да көн саен ныграк сизелә.

Кайбер икътисад белгечләре әйтүенчә, якын айларда ук республиканың дистәләрчә ширкәтендә эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне кыскартулар һәм эш атнасын кыскартулар котылгысыз булып тора.

Моңа кайбер мисаллар да бар инде. Республиканың дистәгә якын ширкәте киләсе елның 1 гыйнварыннан эшчеләрен кыскартырга ниятли. Чөнки алар җитештергән әйберләрне сатып алучылар юк. Шуңа да ул әйберләр белән бүгеннән үк инде барлык келәт-саклагычлар тулган. Конкурентлык сәләте булмаган тауарларны һаман да үҗәтләнеп җитештерү шулай аянычлы нәтиҗәләргә китерә.

Әле республикада тулысынча туктап калган ширкәтләр дә бар. Мисал өчен, Благовещен шәһәрендә узган елда гына эшли башлаган “Полиэф” ширкәте тәмам туктап калды. Күп газаплар белән, унбиш ел дәвамында төзелгән бу ширкәт хәзер беркемгә кирәкмәс булды. Башкортстан хакимиятләре бу гигант ширкәткә үзләре генә идарә итә алмасына ышангач, аны федераль милеккә саткан иде. Әмма Мәскәү тарафларында да бу ширкәткә кызыксыну кискен кимегән күрәсең. Хәзер “Полиэф”тагы меңнәрчә эшченең язмышы ничек булыр, әйтүе кыен.

XS
SM
MD
LG