Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Югалсам да, көт син мине!(28) Казакъстан-Үзбәкстан-Русия-Татарстан


Людмила Сабирова апасы Анна белән очрашырга китте.
Татарстанның Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшәүче Людмила Сабирова элегрәк “Жди меня” программасына мөрәҗәгать иткән булган. Әмма бу хатка әлләни игътибар бирелмәгән. Аның күп еллар буе үзенең туганнарын, әти-әнисен эзләүдән туктамавы сәбәпле, без дә аңа ярдәм итеп карарга булдык, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
“Людмила 1975 елда Казакъстанда Караганда өлкәсендә туган. Әмма ул үзенең балалар йортында тәрбияләнгәнен генә хәтерли. Кияүгә чыгып, ул менә 15 ел чамасы Яңа Чәчкап авылында яши. Бик озакка сузылган эзләнүләрдән соң, аның әтисе, әнисе, икенче анадан туган бер апасы барлыгы турында мәгълүмат табылды.
Әтисенең Иван Шепанчанский булуы мәгълүм булды.Ул 1929 елда Волгоград өлкәсендә туган. 1976 елда вафат булган. Людмиланың әнисенең кем икәне дә билгеле. Аның 1976 елда Казакъстанның Тимертау шәһәренә күчеп китүе генә мәгълүм. Башка мәгълүмат әлегә табылмады, әмма эзләнүләр һаман дәвам итә.
Эзләнүләр вакытында Людмиланың әтисе Казакъстанга китер алдыннан Әстерхан өлкәсендә яшәве дә билгеле булды. Аның анда беренче гаиләсе булган. Анна исемле кызы да туган. Анна хәзерге көндә Мәскәү өлкәсендә яши. Аның үзенең кызы һәм оныклары да бар инде. Без Анна белән элемтәгә керә алдык. Һәм менә нәкъ шушы көннәрдә, Сабировлар гаиләсе- Людмила үзенең яшь ярымлык баласы, ире Ильяс һәм апасы белән Аннага Мәскәү өлкәсенә кунакка китте”,- диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
Бер- берсенең барлыгы турында да белмәгән туганнар, тынгысыз эзләүләр нәтиҗәсендә шушы көннәрдә очрашырга тиеш. Ә туганнар белән очрашуның изге гамәл икәне һәркемгә мәгълүм. “Бер күрешү- бер гомер дип” дип тиккә генә әйтмиләр…
Казакъстанда яшәүче Талкынай Әхмәтова әтисе Бекет белән Татарстаннан дәү әнисе Рауза Амированы эзлиләр. “Крутушка” шифаханәсе ярдәм итәргә мөмкин дип өметләнә алар.
Сафиянең Казанда булуы бик мөмкин.
“Сафия Әсхәт кызыВәлиева 1980 елда Узбәкстанның Үргәнч шәһәрендә туган. Сафия моннан берничә ел элек Казанга күчеп киткән. Аның туганнан туган абыйсы Вячеслав Цой, әнә шулай дип белдерә.
2004 елгы теркәүләр күрсәткәнчә, Сафиянең Казанда Димитров урамында 6 йорттагы тулай торакта яшәгәне мәгълүм. Әмма аны белгән кешеләрне очратып булмады. Бәлки ул анда яшәмәгәндер дә, ә тулай торак аның теркәлгән урыны гына булып торгандыр”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
Казанда яшәүче Илгизәр Шәрәфетдинов 2001елдан бирле “Жди меня” тапшыруына үз ихтыяры белән ярдәм итә. Шушы вакыт эчендә ул тапкан кешеләрнең исемлеге мең ярымнан да артып киткән.
XS
SM
MD
LG