Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгариф язмышы каралачак


18 ноябрьдә Казанда узачак конференциягә Русиянең мәгариф һәм фән министры Фурсенко да килер дип көтелә. Татарстан президенты Шәймиев тә катнашачак.

Фирдания Хәмәтшина 14 ноябрь көнне ЕГЭ- бердәм дәүләт имтиханы бирде. Ул Казанның 94-нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Урыс мәктәбе ул. Хәмәтшина бу атна башыннан үз мәктәбендә түгел, ә төбәк мәгарифен үстерү институтында белемен арттыра. Әлеге уку вакытында аларга, татар теле һәм әдәбияты бу уку елында БДИ (ЕГЭ) исемлегендә булачак дип белдергәннәр. Шуңа күрә, мөгаен, укытучылар башта үзләре авырлыгын татып карасын дип, әлеге дәүләт дәрәҗәсендәге сынауны шушы белем арттыру укуларында да бирдереп караганнар. Бәлки, институт вәкилләре татар теле бетә дип канатлары сынмасын өчен укытучыларның күңелләрендә өмет чаткысы уятырга гына теләгәндер.
Чөнки соңгы вакытта, татар теле һәм әдәбияты укытучылары авызыннан соңгы елыбызны укытабыз дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Шулай да, мәгариф түрәләре генә түгел, ә беренче чиратта гади укытучылар ана теле үзенең кануный дәрәҗәсен алыр дип өметләнә. 18 ноябрьдә Казанда башланачак чара хәйран саллы булырга ошый.
“Анда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко да катнашырга тиеш. Шулай ук Русия думасы мәгариф комитеты һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатларын, Русия федерация шурасының мәгариф һәм фән комитеты әгъзаларын, Татарстаннан сайланган депутатларны да чакырдык. Бу конференциядә Русиядә үзләренең телләрен дәүләт теле дип игълан иткән 20 милли республиканың мәгариф министрлары һәм парламент җитәкчеләре дә катнашачак.
Безнең максатыбыз Русиянең мәгариф канунына һәм югары белем турындагы канунга үзгәрешләр кертеп милли төбәк компонентын яңадан кире кайтаруга ирешү”, диде Татарстан дәүләт шурасында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев.
Вәлиев бу киңәшмәдә бер уртак фикергә киленер дип өметләнә. “Минем өметем шуңа нигезләнгән: беренчедән, безнең юлыбыз һәм кыйблабыз дөрес. Без Русия конституциясен яклыйбыз. Аның 68-нче матдәсендә Русиядәге халыклары телләренең ирекле үстерелүе гарантияләнә. Ә 72-нче матдәдә мәгариф мәсьәләләре федераль һәм төбәк хакимиятенең уртак вәкаләте дигән.
2004 елның 16 ноябрендә Русия конституция мәхкәмәсе бер карар кабул итте. Ул карарда Татарстанның татар һәм урыс телләрен мәктәпләрдә тигез күләмдә укытуы Русия кануннарына каршы килми дип язылган”.
Ә бүгенге көндәге Татарстандагы хәлләргә килгәндә исә, татар телен шыпырт кына кысрыкларга тырышалар. Мисал өчен Төбәк мәгарифен үстерү институтына Тәтеш районыннан килгән укытучыларның берсе: “Безнең мәктәптә быелгы уку елыннан татар теле һәр сыйныфта берәр сәгать кенә калды. Узган ел ике иде. Аның берсен мари теленә бирделәр”, дип сөйләде.
Ә кайбер урыннардан ата-аналарның татар телен укытырга теләге юк, шуңа күрә мәктәпне яптык дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әле күптән түгел генә Татарстан президенты республикадагы 14 район үзәгендә бөтенләй татар мәктәбе булмауны тәнкыйтьләп, кичекмичә аларда да ачарга кирәк дигән иде.
“Казандагы 177-нче мәктәп шикелле бөтен уңайлыклары: бассейннары, интерактив такталары, компьютерлары, спорт заллары, конференция заллары булган бөтен уңайлыклы мәктәп булса һәм анда менә дигән итеп белем, тәрбия бирелсә, нишләп ата-аналар балаларын мондый мәктәпкә бирмәсен икән?!
Мәсьәлән, безнең элекке татар-төрек лицейлары бар. Анда укырга керү өчен бәйге бит”, ди Разил Вәлиев.
Билгеле булганча, Русия мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф стандартларын эшләү белән шөгыльләнә. Бәйге үткәрелеп бер иҗат төркеме җиңеп тә чыкты. 18 ноябрь көнне Казанда башланачак киңәшмә вакытында аларга да тәкъдимнәр булачак.
“Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен федераль исемлеккә кертүне тәкъдим итәбез. Федераль исемлектә булмаганга, аларны әзерләү дә, аларга рөхсәт бирү дә, аларны бастыру да моңа кадәр проблема булып килде. Элегрәк ул республикада хәл ителгән иде. Әмма соңгы вакытта бу вәкаләт республикадан алынды. Бу мәсьәлә һавада асылынып калды. Аны һичшиксез хәл итергә кирәк”.
Разил Вәлиев сүзләренчә, Казанда үтәчәк киңәшмәдә Татарстан ягы һәм Русиянең милли төбәк вәкилләре башка мәсьәләләрне дә күтәрергә җыена.
Билгеле булганча, узган ел ахырында Русия дәүләт думасы, милли республикалар белән исәпләшеп тормыйча, төбәк компонентын мәгариф кануныннан алып ташлады. Бу исә, Русиядәге милли телләрнең бетүенә генә китерәчәк.
XS
SM
MD
LG