Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад кризисы Төркиянең төп темасына әверелде


Төркияне җитди икътисади проблемалар көтә, бу социаль тормышка да бик тискәре тәэсир ясаячак. Моның билгеләре күренә дә башлады.

Соңгы атналарда төрек матбугаты, сәясәтчеләре, финанс даирәләре, хәтта гади халыкның төп темасы - икътисад кризис. Башта хөкүмәт АКШ-та кабынган һәм дөньяга таралган глобаль икътисади кризиска салмак кына карады. Халыкны “моның тәэсире бик көчле булмас, безгә турыдан-туры тимәс” кебек сүзләр белән тынычландырырга тырышты. Ләкин саннар эшнең киресенчә булувын күрсәтә башлады. Бу инде матбугат битләрендә, телевидениенең хәбәр программаларыннан күренеп тора.

Татарстан президенты Шәймиев та 12 ноябрьдәге юлламасында кризис турында сөйләде. Димәк, Русиядә дә хәлләр яхшыдан түгел. Гәрчә ул, Татарстанны спорт белән мәгариф үзәгенә әверелдерү турында да әйтте. Русча ясалган чыгыштан Казанны рус мәгарифенең башка бер үзәгенә алмаштыру теләге ятамы, әйтүе кыен. Болар асылда хыяллар гына, ә бүгенге чынбарлык эш һәм икмәк турында бара. Сәясәтчеләр Төркиядә дә шундый хыяллар турында сөйләргә ярата. Ләкин бүгенге көндә икътисад кризисының җитди күрсәткечләре арта бара. Менә берничә сан:

Уннан артык шәһәрдә текстиль индустриясе өчен җеп эшләп чыгарган 70-80 завод-фабрика ябылган. Премьер урынбасары Назым Экрен, соңгы биш елда 730 миллион долларлык акча чит илләргә китте, текстильчеләр чит илләргә кредит салдылар, дип белдерде. Төркия экспортчылар мәҗлесе рәисе Огуз Сатыҗы да йөзгә якын төрек ширкәтенең биредәге фабрикаларын сүтеп, акчаларын чит илгә чыгаруларын белдерде. Әйтик, Мисырга гына да 1,5 миллиард долларлык капитал салынган булган. Мәгълүм текстиль Төркиянең төп индустрия тармакларының берсе.

Шулай ук автомашина төзү индустриясендә дә эшләр яхшыдан бармый. Коҗаелидагы Ford автомобиль заводы 13-26 ноябрь көннәрендә машина чыгармавын белдерде. 6400 эшче түләүсез ялга җибәрелде. Автомобиль индустриясе оешмасы берләшүеннән октябрь аенда сатулар 40 процентка кимегән. Автомашина таратучылар оешмасы рәисе Ибраһим Айбар, автомашина өчен банклардан кредит алырга теләүчеләрнең 75 % кире кагылды, дип белдерде. Ә Төркия халкының 75 %-ы автомашиналарын кредитка ала. Шул сәбәпле, үткән ел белән чагыштырганда автомобиль сатулар 40 %-ка кимегән.

Глобал кризис башка бер фабриканың да ябылуына сәбәпче булды. Шуларның берсе, Philips электрон җиһазлар эшләп чыгарган фабрика.
Кризис аркасында соңгы бер елда табигый газның бәясе 74 %-ка, электрның 62,5 %-ка, суның 250%-ка, Американ доллары 30, евро15 %-ка арткан. Инфляция исә бүгенге көндә 12 % тирәсе.

Истанбул сәүдә оешмасы җитәкчесе Мурат Ялчынташ, хөкүмәткә төбәп, әгәр дә тиешле чаралар күрелмәсә, эшкуарлар белән банклар арасындагы баланс бозылачак, дип кисәтте. Ул шуның белән, банклар акча эшләүне күз алдында тотып, эшкуарларга югары процент белән кредит бирә, ә бу байтак эш урынының ябылуына сәбәп булачак дигән фараз да бар. Истанбул индустриалистлар оешмасы җитәкчесе Таныл Күчүк тә, Төркиянең экономикасы электән үк эшсезлек, дефицит аркылы авырлыклар кичерә иде. Глобаль кризис бу авырлыкларны тагы да арттырачак, төрек экономикасы кыен бер чорга керә, хәтта керде, дип әйтеп була диде.

Премьер Эрдоган 15 ноябрьдә Вашингтонда тәрәккыят юлына баскан 20 илнең югары дәрәҗәле очрашуында катнашып, шушы глобаль кризиска чаралар эзләячәк. Ләкин АКШ, Англия һәм Германия кебек илләр торгынлыкка кергән булуларын белдерделәр инде. Кыскасы, Төркияне җитди экономик проблемалар көтә, бу социаль тормышка да бик тискәре тәэсир ясаячак. Моның билгеләре күренә дә башлады.
XS
SM
MD
LG