Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яблоко фиркасе кыйналган журналист эшен тикшерергә таләп итә


Мәскәү - Яблоко фиркасе генераль прокурорга, журналист Михаил Бекетовка булган һөҗүмне үз күзәтүенә алуын таләп итә. Яблоко фиркасе ясаган мөрәҗәгатендә: "Русиядә бәйсез журналистларны үтерү гадәти әйбергә әйләнә башлады, тикшерүләр бик аз уздырыла һәм әлегә хәтле бер генә үтертүче җинаятьче дә җаваплылыкка тартылганы юк", диде.

“Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетов пәнҗешәмбе көнне каты кыйналган иде. Ул хәзер хастаханәдә ята. Аңа операция ясалды, ләкин аның хәленең авыр булы хәбәр ителә.

Бекетов шәһәр хакимиятенә карата тәнкыйди язмалары белән танылган журналист. Ул үзенә янаулар булу турында белдерә иде. Бекетовның хезмәттәшләре, аның журналист булуы сәбәпле мондый һөжүмгә дучар калуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG