Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур 20-лек икътисади кризис мәсьәләсен сөйләшәчәк


Вашингтон - Дөньяның икътисади яктан үсеш алган 20 иле башлыклары бүген Вашингтонда җыела. Утырышта глобаль икътисадны җанландыруда бергә тырышлык күрсәтү мәсьәләсе каралачак.

АКШ президенты Джордж Буш, саммиттан бер көн алда ясаган чыгышында, глобаль икътисадка яңа реформалар кертергә керәк, дип белдерде. Ләкин ул агымдагы икътисади кризисның бәйсез базар мөнәсәбәте белән бәйләнеше булмавын искә төшереп, бу хакта бик каты чикләүләр кертмәскә чакырды.

Икенче яктан, Европа Берлеге, Русия һәм икътисадта башка алдынгы илләр, икътисади базарны күбрәк контроль астында тотарга чакыра.

Европа комиссиясе башлыгы, Һосе Мануэль Баррасо, бу җыенда әлләни зур могъҗиза булыр дип өметләнмәвен белдерде. Шулай да, ул бу җыенны "дөньяны иң күп борчыган икътисади проблеманы кулга алу өчен беренче адым", дип атады.

Җыен бүген Ак Йортта кунаклар хөрмәтенә биреләчәк кичке аштан соң башланачак. Рәсми сөйләшүләр исә иртәгә булачак.

Зур 20-леккә дөнья икътисадына әйдаманлык иткән, АКШ, Япония һәм Европа Берлегеннән кала, икътисади үсештә булган Кытай, Русия һәм Һиндстан кебек илләр дә керә.
XS
SM
MD
LG