Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров хакимиятен ныгыта бара


Чечня президенты Рамзан Кадыров Грозныйда мәчет ачылышы вакытында Русия премьер-министры Владимир Путин белән сөйләшә, 16 үктәбрь 2008 ел
Чечня президенты Рамзан Кадыров Грозныйда мәчет ачылышы вакытында Русия премьер-министры Владимир Путин белән сөйләшә, 16 үктәбрь 2008 ел

Чечнядагы соңгы вакыйгалар бу республика башлыгы Рамзан Кадыровның үз карарларын Мәскәүдә дә үткәрә алуын күрсәтте.

Баш имәгән батальоннар таратылачак
Ноябрьнең 8-ндә Русия җир өсте гаскәрләре башлыгы урынбасары генерал-полковник Владимир Молтенской килеп, “Көнчыгыш” һәм “Көнбатыш” батальоннары таратылып, андагы хәрбиләр Чечняда урнашкан 42-нче укчы дивизиягә кушылачак, дип хәбәр итте. Республикада Кадыров кул астында булмаган һәм аңа буйсынуы шикле булган шушы ике батальон гына калган иде инде.
Aпрель аенда шушы “Көнчыгыш” батальоны һәм Кадыров сакчылары арасында низаг килеп чыккач, Кадыров бу хәрби берләшмәне тарату фикерен һәм аның җитәкчесе Сулим Ямадаевка каршы кешеләрне урлау һәм үтерү гаепләүләре белән җинаять эшләрен ачуны яклый башлады. Ямадаев җитәкчелектән май аенда алынды һәм августта инде аны кулга алу карары чыкты. Ул гаскәрне ташлап китте һәм хәзер аның кайда булуы билгеле түгел.
Ямадаев өстендә кем кулы уйный?
Ноябрьнең 8-ндә ул Таганроктагы хәрби-күзләү оешмасына билгеләнгән булган. Әмма ике көн үтүгә, саклану министрылыгы карары белән ул шушы урыннан алынган.
Ноябрьнең 10-нда Кадыровның матбугат хезмәте, ике шәһитнең исемен атады. Ул кешеләр, Мәскәүдәге сәнагать банкы башлыгы Әбүбәкер Арсамаковның ике туганын- Йосып һәм Юнысны урлау һәм үтерү өчен Ямадаев җаваплы булган, дип белдерде. Бу ике эшмәкәр Чечняда 2007 елда юкка чыккан булган, ә гаиләләре аларның исәнлегенә ышанып яшәгән.
Хәбәрләгә караганда Ямадаев, Арсамаковлар өенә килеп, атисе-әнисе каршында Коръән тотып, уллары югалуына бернинди кагылышы булмавы турында ант иткән.
Соңыннан, Әбүбәкер Арсамаков та, биргән әңгәмәләрдә, Ямадаевның гаепсезлегенә ышануын белдергән булган.
Баш прокурор Чечняда үзенчә тәртип урнаштырмакчы иде
Чечня хакимиятләренә соңгы берничә елда тынгы бермәгән тагын бер тараф, ул коррупция белән көрәш алып баручы баш прокурор Валерий Кузнецов булды. Аның иң зур эше – 1994-2004 еллардагы сугыш вакытында туганнарын югалткан яки торыр җирләре булмаган Чечня кешеләренә дәүләт компенсацияләрен өләшүче оешма башлыгы Ваха Байбатовның кырын гамәлләрен фаш итүе булды.
Шулай ук прокуратура тырышлыгы белән Чечня эчке эшләр министрлыгындагы югары дәрәҗәле җитәкче гаепләнде.
Аның кул астындагы кешеләр, бер гаепсез тыныч халыкны үтереп йөргән булган. Бу хакта, шул хәрби “үтерелгәннәр сугышчылар иде, алар каршылык күрсәтте” дип акланган булган.
2007 елда баш прокурор, Чечня парламенты гамәлләренә протест белдерде, яңа гына кабул ителгән Кеше хокуклары өчен җаваплы канун федераль кануннарга каршы килә, диде. Аннан соң, дин дәүләттән аерылган дип, хөкүмәтнең Ислам дәүләт университетын төзү карарына протест белдерде.

Шул ук елда прокурор милек һәм җир министрлыгында җитди канун бозу тапты. Ул Грозный шәһәре төзелеш һәм архитектура комитеты янгын сүндерү таләпләре үтәтми торып кибет һәм ягулык станцияләре төзелешен башларга рөхсәт бирүен ачыклаган.
Шулай ук, прокурор, төрмәләрдә бер урында чамадан тыш күп кеше утыртуны һәм санитар таләпләрне сакларга мөмкинлекләр булмавына да протест белдергән.
Кадыров туры әйтми, читләтеп тәнкыйтьли
Kavkaz-uzel.ru сәхифәсе язганча, 2008 елның февралендә Чечня президентны Рамзан Кадыров прокурорга ишарәләп, республикадагы барлык оешмаларны контрольдә тота алмавына зарланды. Ул, шушы оешмалар үзләренең үзәктәге җитәкчелеккә генә буйсына, диде. Шуңа күрә җирле хакимиятләр республикада барган хәлләр өчен тулысынча җавап бирә алмый, дип әйткән.

Кадыров кешесе булган, Чечняда кеше хокуклары өчен җәваплы вәкил Нурди Нуһаҗиев 2007 елда, май аенда булган парламент тыңлауларында прокуратурага һәм баш прокурор Кузнецовның үзенә дә каты тәнкыйть бедерде.
Ул Кузнецовны эштән алынуын һәм ул җитәкләгән оешманың гамәлләрен тикшерелүен Мәскәүдән таләп итәргә кирәк диде. Ул шулай ук, урланган кешеләрне эзләүдә прокурор бер адым да ясамады дип гаепләде.
Чечнянең баш прокуры Кузнецов хәзерге вакытта, шундый ук эшкә, Ростов өлкәсенә күчерелде.
Ростовтагы парламентта прокурор урынына билгеләнгәндә, ул Чечнядагы елларны профессиональ үсеш ягыннан бик файдалы вакыт булды дип сурәтләгән. “Рамазан Кадыров кебек көчле җитәкче белән эш итеп, шактый тәҗрибә тупладым”, дигән Кузнецов.
Чечняның баш прокуруры урынына кемнең җибәрелүе әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG