Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Бу атнада “Безнең гәҗит”нең гадәти булмаган саны дөнья күрде.

Газета гадәттәгечә А3 форматы белән 16 битле түгел, ә 32 битле кечерәк форматта. Узган ел да редакция газета форматын үзгәртеп, бу турыда укучыларының фикерләрен белеште. Әмма күпчелек халык 16 битле зур форматны сайлаганлыктан, ул шул килеш калды. Бу юлы да редакция укучылар фикерләрен белешү максатыннан анкета бастырып, килгән фикерләргә колак салып, чын мәгънәсендә халыкчан газета булдырырга тели.

Этең белән дә үз телеңдә сөйләшмә!

Мәкаләдә автор Фәния Сөнгатуллина татар халкына, аның теленә карата булган кысу, кимсетү очраклары турында уйлана.
“Соңгы вакытларда татар теленә, мәдәниятенә, тарихына кагылышлы рәхимсезлекләрнең һәммәсе дә киләчәк буын тарихын, телен онытсын, яңа буын Ленинның кем икәнлеген белмәгән кебек, татар баласы Тукайның да кем булуын онытсын өчен тырышу галәмәте. Бүген без бай тарихлы, мәдәниятле, зыялы, акыллы халык, үз дәүләтчелегебезне булдырып (халыклар, илләр арасында дәрәҗәбез дә ярдәм итә), үз көнебезне үзебез күреп яшәргә лаек халык. Ә безнең бу сыйфатлар күпләргә ошамый. Алар киләчәк буын татарны аңсыз, белемсез, телен дә, динен дә, тарихын да белмәгән уйсыз, фикерсез, сәләтсез халык итеп күрәселәре килә.

1552 елда Явыз Иван дәүләтчелегебезне, динебезне, телебезне, халкыбызны көч белән, яулап, басып алу юлы белән юк итүгә тырышса, бүгенге Иваннар матур итеп, елмаеп кына, баштан сыйпап, әкренләп кенә юкка чыгарып маташа. “Сез бик толерант, сабыр халык. Сез бөтен төбәкләргә үрнәк”, – дип юмалаган саен без (тилегә тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә дигәндәй) күндәмрәк, юашракка әйләнәбез. Һәм, әкренләп эри-эри, “бөек, кодрәтле” милләтнең йодрыгы эченә сеңәбез. Рухи яктан колга әйләнеп, милли горурлыгыбыз юкка чыгып бара. Бөек милләт вәкиле булган җирдә этең белән дә үз телеңдә сөйләшмә, милләтче диюләре бар, Алла сакласын...”, дип яза мәкалә авторы.

Татар башын татар ашыймы?

Әлеге мәкалә керәшен татарларын урыслашуда гаепләү турында. Күпләрнең урыслар белән керәшеннәрне бер калыпка салуына каршы төшеп, мәкалә авторы моңа аңлатма бирә. “Монда әлеге дә баягы христиан динендә булуыбыз сәбәптер инде. Иң беренче чиратта, керәшен татарларының төрки халык булуын әйтеп китәргә кирәк. Шулай булгач, безне берәүнең дә урыслашуда гаепләргә хакы юк. Дин белән милләтне аерып карарга кирәклеген дә онытырга ярамый. Татарча сөйләшкән, милли гореф-гадәтләрне саклаган керәшен кешесен ничек итеп урыслаша дип әйтеп була? Без христиан динендә булсак та, керәшен чиркәүләрендә дини йолалар бары татар телендә генә алып барыла. Кызганыч, бүген мәчетләргә урыс теле үтеп керә башлады. Гарәпчә укый-яза белгән, татарча бөтенләй сөйләшмәгән татарлар да шактый күбәйде. Шуңа керәшеннәр белән булышып ятканчы, үз милләтеннән йөз чөергән саф татарларны йокыдан уяту турында уйларга кирәк”, дип яза Саша Долгов үзенең мәкаләсендә.

Безгә “Азатлык” кирәк

Әйтергә кирәк, газетаның бу санында укучылардан килгән хатлар күпләп басылган. Шундыйларның берсе “Безгә “Азатлык” кирәк” дип атала. Актаныш районы Мәсәде авылында яшәүче Гатифә Сәлимгәрәева, “Безнең гәҗит” битләрендә “Азатлык” радиосы язмалары урын алганга, ул аеруча күңелемә хуш килә, дип яза. “Хәзер башка газеталарны алдырмый да башладым. Без бит “Азатлык” тапшыруларын көтеп алып, андагы хәбәрләрне йотлыгып тыңлый идек. Миңа калса, аны кысрыклап чыгардылар”, дип яза Гатифә ханым.

Бәби душы

Мәкалә авторы Лилия Заһидуллина АКШның Флорида штатында узган Baby shower, ягъни бәби душы турында яза. Baby shower – ул американнарның бәби туе. Исеме генә түгел, җисеме дә безнекеннән аерыла икән. Әйтик, августта туачак бала тәпиен июнь ае башында юалар. “Бездә тугач та 40 көн кешегә күрсәтмәгәнне... Монда тумаган тайның билен сындырган төсле”, ди автор.

Шулай ук газета битләрендә “Әлмәндәр дә елый икән”, “Кем ул – милиционер?”, “Әллә язмышмы, әллә ялгышмы…”, “Кадерле газетага боерык кирәкми”, “Җеннәр белән сөйләштек…”, “Өйләнәсе бар, җәмәгать!” һәм башка кызыклы, актуаль темаларга мәкаләләр урын алган.

XS
SM
MD
LG