Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русияне Калининград планы турында кисәтте


Ниццa - Европа шурасы башлыгы, Грузия низагы сәбәпле туктатылган Европа Берлеге белән Русия арасындагы хезмәттәшлек сөйләшүләрнең яңадан дәвам иттереләчәген белдерде.

Һосе Мануэль Борросо бүген бу турыда Франциянең Ниццa шәһәрендә барган Европа Берлеге - Русия саммиты ахырында ясаган чыгышында белдерде. Барросо ясаган чыгышында Грузия низагы сәбәпле 1 сентябрьда туктатылган сөйләшүләрне дәвам иттерүнең Европада тотрыклыкны арттыру өчен мөһим адым булуын белдерде.

Саммит ахырында Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил Франция президенты Николя Саркози да ясаган чыгышында, Русияле хезмәттәше Дмитрий Медведевне көнбатыштагы Калининград төбәгенә ракета калканы урнаштыру планы турында кисәтте:

"Мин президент Медведевка, соңгы ракета калканы урнаштыру турындагы планга ничек борчылу белдерүебезне һәм аны урнаштырмауның ни дәрәҗәдә әһәммиятле булуын әйттем", диде Николя Саркози.

Медведев узган атнада ясаган чыгышында, АКШның көнчыгыш европада урнаштырачак саклану калканына каршылык белдереп, Калининград төбәгендә үз калканнарын урнаштырачагын белдергән иде.

Ниццaдагы саммит вакытында Франция башлыгы Николя Саркози, Русия гаскәрләренең Грузиядән тулысынча чыгарылуын сорады.

Европа Берлеге - Русия җыенының максаты, Грузия низагы вакытында туктап калган Берлек белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне яңадан җанландыру буларак ачыкланган иде.
XS
SM
MD
LG