Accessibility links

Җәяүлене үтергәнгә ике ел төрмә


Татарстанның югары мәхкәмәсендә берничә шау-шулы эш каралды.

Берничә атна эле җирле матбугат чараларында Казан үзәгендә 19 яшьлек Индира Курмакаеваның “Форд” машинасы белән юл кырыенда торучы Юлия Емельянованы бәреп үтерүе турында күп язылган иде. Шушы көннәрдә мәхкәмә Курмакаевага 2 ел төрмә һәм 3 елга машина йөртү хокукын алу турында карар чыгарды.

Газеталарда язылганга ышансаң, гаепләнүче күрше төбәктәге бер сәүдәгәрнең кызы. Шуңа күрә аңа төрмә вакытын да мөмкин кадәр азрак бирергә тырышканнар. Җинаять кодексында бу гамәл өчен иң каты җәза 5 ел диелә.

Җинаять эшеннән күренгәнчә, Курмакаева Горький һәм Мөштәри урамнары почмагында светофорның кызыл төсенә чыга. Башта туктап торган машинага, аннан соң юл кырыенда торучы кешеләргә килеп бәрелә. Казада дүрт кеше җәрәхәтләнә, берәү үлә. Индира Курмакаева 2 елын төрмәдә үткәрү өстенә Юлия Емельянова гаиләсенә 800 мең сум акча түләргә тиеш.

XS
SM
MD
LG