Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Музейханә" бүген тәкъдим ителмәде


Музейчыларның татарча газетасын тәкъдим итү чарасы өч көнгә кичектерелә.

Билгеле булганча, Казанда "Музейханә" исемле милли рухтагы газета чыга башлады. Музей хезмәткәрләре җомга көнне аның тәкъдир итү чарасына ясарга җыенган иде. Тик ул узмады. Милли музейның фәнни хезмәткәре Альбина Газизуллина сәбәбен сөйләде.

“Бүген Казан Эрмитажында бик мөһим булган “Кытайдан алып Ауропага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате” дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылышы була. Шуңа күрә без аны 18 ноябрь көненә күчердек”, - диде ул.

“Музейханә” татар теле бетә, яшьләр милли моңнан, гореф-гадәттән кача дип зар елаучылар арткан вакытта нәкъ менә үсеп килүче буынга хезмәт итәргә булган.

“Без газетабызны махсус рәвештә балалар һәм яшьләр өчен чыгарабыз. Алар газета оештырган ярышларда да теләп катнаша”, ди Газизуллина.

Элек Татарстандагы башка музейларны туплап торган Милли музейда гоумми директор булып Геннадий Муханов эшләде. Аны еш кына, татар теле дәрәҗәсен күтәрмәүдә гаепләделәр. Муханов исә Виссарион белеме һәм сектасы белән мавыгып китте һәм берничә ел элек музейдан китте. Аның урынында хәзер татар кешесе Гөлчәчәк Нәҗипова эшли. Яңа мөдир белән музейга яңа татар хезмәткәрләре һәм милли яшьлек рухы да килгән. Нәтиҗәдә газета да татарча чыга башлаган.

XS
SM
MD
LG